+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Май 2022, 07:05

Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Бөре районында үткәрелгән "Вакыт елгасы" фестивале турында язган.

Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итәБөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә
Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә

"Без республикабызның һәр муниципалитетында үзенең үзенчәлекле вакыйгасы – районның визит карточкасы булырга тиеш, дигән карар кабул иттек, ул шул исәптән туристларны җәлеп итүгә дә эшләячәк. Бөре районында мондый чаралар берничә, ул, гомумән, "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә.

Биредә “Вакыт елгасы” дип аталган ике көнлек тарихи реконструкция фестивале узды. Барысы да 2016 елда, Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы башлангычы белән реконструкторлар һәм һәвәскәр тарихчылар слеты үткәргәч башланды. Ә 2020 елда фестиваль - Russian Event Awards вакыйгалы туризм өлкәсендә “Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң яхшы туристик вакыйга”, 2021 елда – “Иң яхшы тарихи юнәлештәге туристик вакыйга” номинацияләрендә җиңүче булды.

“Вакыт елгасы”нда катнашучылар XII гасыр ахырыннан башлап төрле чорларның көнкүрешен һәм сугышларын реконструкциялиләр. Бу - 1812 елгы Ватан сугышы, беренче Бөтендөнья, Бөек Ватан сугышы. XVIII гасырда яшәгән күчмә башкортларны да карарга була. Фестивальгә мәктәп укучыларын җәлеп иттеләр, бу бик яхшы.

Башкортстанны алга этәргәннәре һәм безнең халыкта тарихка карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләгәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт. Бу, чыннан да, мөһим".

Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә
Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә
Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә
Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә
Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә
Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә
Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә
Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә
Бөре районы "Вакыйгалар туризмы үзәге" исеменә дәгъва итә
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас