+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Май 2022, 08:58

Горурланырлык сәбәп бар!

Башкортстан ЦУРы БСТ телеканалы белән берлектә төшерелгән "Горурланыр өчен сәбәп" проектының чираттагы катнашучысын тәкъдим итте.

"Иске тегермән урынына шәһәрнең үзәк өлешендә - Александр Матросов паркы. “Вся Уфа” телеканалы, Уфа һәм бөтен Башкортстан өчен мөһим булган башка объектлар. Алар артында - Ямалтдинов Фидус Әгъләм улы, 1995-2000 елларда - Уфа шәһәре хакимияте башлыгы, Уфа шәһәр Советы Рәисе. Бу кешенең хезмәт кенәгәсендә мондый язма да бар - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары (2003-2012 еллар).

Фидус Ямалтдинов - Башкортстан ЦУРы һәм БСТ телеканалы төшергән уртак “Горурланыр өчен сәбәп” проекты герое. Башкортстанның атказанган төзүчесе, Русия Хезмәт министрлыгының почетлы хезмәткәре, бу шәхес Дуслык, Салават Юлаев, “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” һәм “Хезмәт батырлыгы өчен” медальләре белән буләкләнгән.

Фидус Ямалтдинов хезмәт юлын торбаүткәргеч цехын көйләүче булып башлый. Аннары “Молния" агрегат конструкторлык бюросының өлкән мастеры була һәм гел алга гына омтыла.

Без үз геройларыбызны белергә тиеш һәм һәркем бу хакта сөйли ала. Моның өчен поводгордиться.рф сайтына керергә һәм махсус форма тутырырга кирәк.

Башкортстанда көчле һәм якты шәхесләр күп, һәм безгә горурланырлык сәбәп бар".

" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; clipboard-write; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen>
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас