+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2022, 23:10

Эчке туризмны үстерергә кирәк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә яңа пост урнаштырган.

Эчке туризмны үстерергә кирәк
Эчке туризмны үстерергә кирәк

"Санкцияләр шартларында эчке туризмны үстерү өчен уникаль шартлар формалаштырыла; Башкортстанның бу өлкәдә потенциалы зур. Без иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәндек, бизнес, "Ростуризм" белән очраштык, 2035 елга кадәр үсеш стратегиясен формалаштыру өчен халыктан сораштырдык. Бүген аны Хөкүмәт утырышында хупладылар.

Башкортстан халкы һәм кунаклары ялларын уңайлы үткәрә алсын, эшкуарлар бизнес алып барсын; кластерларны һәм шифаханәләрне үстерергә, яңа объектлар булдырырга кирәк. Стратегияне гамәлгә ашыруның өч этабы бар: «Тиз җиңүләр» — 2021-24 еллар; инфраструктур үзгәрешләр — 2025-30 еллар; Глобаль экспансия — 2031-35. Этно-, эко- һәм автотуризм, медицина, балалар һәм социаль туризмны алга этәрәчәкбез, круиз ялын үстерәчәкбез. 75 визит-үзәктән торган челтәр булдырачакбыз.

Туризм агымы - елына 5 миллион кешегә кадәр, туриндустрия күләме елына 25 миллиард сумга кадәр артыр дип уйлыйбыз; туризмда мәшгульләр саны — 2 тапкыр, ә инвестицияләр күләме 2,5 тапкыр артыр дип уйлыйбыз", - дип язган Андрей Назаров.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: