Халкыбызда “Кош – очканда, ат – тау менгәндә, егет яуда сынала” дигән әйтем бар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тормыш юлы да нәкъ шушы мәкальгә туры килә. Ул үз гомерен Ватанына багышлап, җанын-тәнен биреп яши. “Гадилектә – галилек” дигәннәре дә нәкъ Муса Гайса улына туры килә. Ул биек үрләр яуласа да, гади һәм гадел булып кала. Гәзитебезнең “Муса Гәрәевка – 100 ел” дигән рубрикасында аның тормыш юлы, якташлары, танышлары, дусларының хатирәләрен һәм Геройга багышланган чаралар хакында язмаларны биреп баруны дәвам итәбез.
Спектакль Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Фәрит Әхмәдиевның Ольга Мусина белән берлектәге “Герой йолдызы” пьесасы буенча куелды.
Премьерада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов, Муса Гәрәевның кече улы Евгений Муса улы гаиләсе, шулай ук Муса Гайса улының якташлары, Илеш районы вәкилләре катнаштылар.
Премьера өстендә куючы режиссер, Башкортстанның халык артисты Ольга Мусина, куючы рәссам, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юлия Гыйләҗева, видеоконтент авторы Эльвира Тувалева эшләгән.
Пьесаның нигезенә Муса Гәрәевның биографиясеннән фактлар салынган. Рольләрне Башкортстанның атказанган артистлары Салават Нурисламов, Светлана Бронникова, Ренат Фәтхиев, театр артистлары Әбҗәлил Үтәбаев, Ильяс Хәсәншин, Заһир Яруллин, Юлия Абрарова, Әсхәт Нәкыев, Илнур Ганиев, Мельсик Петросян, Эвелина Завричко, Владислав Нурисламов башкардылар.
– Пьесаны кулга алгач, аның герое Муса Гәрәевның шәхесе илһамландырды. Нәкъ менә шушы күренекле кешенең биографиясе, аның истәлекләре белән таныштык, ул хезмәт куйган ДОСААФта булдык, хәрби очучы һөнәре турында мәгълүмат тупладык, чын самолет кабинасында утырып карадык, Муса Гәрәевның кече улы Евгений Гәрәев белән аралашып сөйләшкәч, спектакль өстендә ныклап эшли башладык. Шулай итеп, ветераннар хатирәләре, кинохроника, сугыш турындагы тарихи фильмнар аша сугыш атмосферасына чумдык. Әйтергә кирәк, пьеса өстендә коллектив белән бергәләп эшләдек. Актерлар үз идеяләрен әйтте, текстка үзгәрешләр кертелде, озын текстлар алып ташланып, яңалары язылды. Кыскасы, эш кайнап торды.
Параллель рәвештә рәссам Юлия Гыйләҗева җитәкчелегендәге остаханәләр һәм тегү цехы да эшләде. Эльвира Вәлиева архивтан сыйфатлы видеоматериал җыйды, без герой репликаларына туры килгән кадрларны секундлар буенча туры китереп бергәләп исәпләдек. Мондый эш минем өчен яңа һәм катлаулы булды.
Пьесада сугыш күренешләре юк иде. Без аны хәрәкәт динамикасын көчәйтү һәм сугыш атмосферасын тудыру өчен керттек. Шулай ук, һәр геройга монолог өлешен дә керттек. Сугыш шау-шуы барганда тын гына үзең турында сөйләү тамашачыларга геройларны тагын да тирәнтенрәк танырга, яратып өлгерергә ярдәм итә.
Спектакль өстендә эшләү бик кыска вакыт эчендә башкарылды. Шулай булуга карамастан, безнең коллектив “Барысы да Җиңү өчен”, “Барысы да премьера өчен” шигаре астында эшләде. Премьера көнен барыбыз да дулкынланып көтеп алдык. Залда иң таләпчән тамашачылар – балалар, мәктәп укучылары, үсмерләр, студентлар күп иде. Алар сәгать ярым барган спектакльне бер тында карады һәм артистларны көчле алкышларга күмде. Бу инде тамашачы алдында имтиханны уңышлы тапшырдык дигән сүз иде. Минемчә, Муса Гәрәев рухы канәгать булырга тиеш. Әйе, спектакль аның биографиясенә нигезләнеп эшләнсә дә, сәнгатьчә уй-фикерләр дә тормышка ашырылды. Иң мөһиме – актерлар Бөек Ватан сугышындагы солдатларның батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәтә алды. Муса Гәрәев образын театрда беренче ел гына эшләгән яшь актер Әбҗәлил Үтәбаев тудырды, – диде куючы режиссер, Башкортстанның халык артисты Ольга Мусина.
– Муса Гәрәев турында пьеса язу идеясе биш ел элек туган иде. Ул минем “Язмыш иркәләве” электрон җыентыгында дөнья күрде. Кино өчен сценарийлар язу тәҗрибәм бар иде. Мәсәлән, Ишембай районының Макаров авылыннан булган мәргән-укчы Әхәт Әхмәтҗанов хакындагы “Мәргән” фильмының сценарий авторы мин. Әхәт Әхмәтҗанов Ленинград янындагы сугышларда 502 фашистны юк итә, күп тапкырлар яралана. Ул туган якларына кайта, укытучы булып эшли. Соңрак мәктәп директоры, Ишембай районының РОНО җитәкчесе була.
Булат Йосыпов тәкъдиме буенча Башкорт кавалерия дивизиясе хакында да сценарий яздым. Ә инде Муса Гәрәев турындагы спектакльның нәкъ шушы форматта сәхнәгә чыгуына Ольга Мусинага рәхмәтлемен.
Премьерага Геройның кече улы Евгений Гәрәев һәм аның гаиләсе дә килгән иде. Аның сүзләренчә, спектакль аларга бик тә ошаган. “Герой йолдызы”на озын сәхнә гомере телисе килә. Чөнки киләчәк буын вәкилләре чын һәм дөрес тарихны белергә тиеш, – диде пьесаның авторы Фәрит Әхмәдиев.
– Үз әтиең белән әниеңнең һәм аларның тормышы хакында сәхнәдән карау минем өчен ике яклы фикерләр тудырды, чөнки бу гадәти хәл түгел. Шулай булуга карамастан, бик тә кызыклы булды. Безнең балалар һәм оныклар да премьераны карады. Аларга да бик ошады. Коллективның эше соклану хисләре тудыра, чөнки бик кыска вакыт эчендә зур эш башкарганнар. Мин залдагы балаларны, яшьләрне искә алып утырдым. Сәгать ярым барган тамаша вакытында беркем дә кымшанмады да. Алар зур кызыксыну белән спектакльне карады. Ә бу инде күп нәрсә турында сөйли. Артистлар үз образларына кереп, оста уйныйлар, бер тында каралучы яхшы куелган спектакль, – дип үз фикерен җиткерде Евгений Гәрәев.
Спектакль Муса Гәрәев һәм аның белән бергә Җиңүне якынайткан, гомерләрен аямаган полкташлары белән иңгә-иң хезмәт иткән башка һөнәр ияләре турында да дияр идем мин. Бу әсәрне карагач, һәркем үзенә бик күп мәгълүмат ала, сугышның никадәр авыр, кайгылы, җанөшеткеч, канкоешлы икәнлеген тагын бер кат исенә төшерә. Ә иң мөһиме – “Герой йолдызы” күңелләрдә ватанпәрвәрлек хисе уята.
Зөһрә ИСЛАМОВА.