+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Мая 2022, 08:19

Исерек водитель исән, ә пассажирлары?...

Мәләвездә 22 яшьлек водитель 3 пассажиры белән юл читенә чыгып очкан.

Исерек водитель исән, ә пассажирлары?...Исерек водитель исән, ә пассажирлары?...
Исерек водитель исән, ә пассажирлары?...
Кичә иртән, 22 май көнне, Мәләвездә "Peugeot 308" автомобиле кюветка чыгып очкан. Юл-транспорт һәлакәте Доковская урамында булган, дип хәбәр итәләр ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

Машина йөртүче таныклыгы булмаган 22 яшьлек егет чит ил машинасы руле артында була. Шулай ук аның исерек килеш руль артына утыруы да ачыкланган.

Авария нәтиҗәсендә 31 яшьлек ир-ат, 31 һәм 35 яшьлек хатын-кызлар зыян күргән. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Хәзер ЮХХДИ хезмәткәрләре әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Фото: bash.news

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас