Иглин районында полицейскийлар юлда тигез бара алмаган чит ил машинасын туктаткан. Руль артында исерек 23 яшьлек кыз булып чыга, аның янында исерек ир-ат утыра, ә утыргычлар арасында яңа туган сабый ята. Бала елап җибәргәч, әни кеше югалып калмаган: алкотестерга да өрә шул ук вакытта баланы да имезә...
Башкортстан Дәүләт автоинспекциясендә руль артында тоткарланган исерек хатын-кызлар буенча аерым статистика алып бармый, әлбәттә. Тик полицейскийлар мондый хокук бозучыларның аларга даими эләгүен кире какмый. Ә җәза барысы өчен дә бертигез.
"Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 30 мең сум күләмендә административ штраф, шулай ук 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә идарә хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр өчен исерек килеш машина йөртү җинаять җәзасы һәм хәтта реаль иректән мәхрүм итү вакыты белән әйләнергә мөмкин", - дип искә төшерде Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе хезмәткәре.
Фото: [url=https://vk.com/incident02?z=photo-115466005_457267556%2Falbum-115466005_00%2Frev]https://vk.com/incident02?z=photo-115466005_457267556%2Falbum-115466005_00%2Frev[/url]