+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Май 2022, 04:00

Русия Хөкүмәте 2 миллиард сум бүлгән

Хәзерге вакытта Башкортстанның хезмәт базарында тотрыклы хәл күзәтелә.

Республика Хөкүмәтенең төп бурычы - эш бирүчеләргә коллективларны саклап калырга, ә эшен югалткан кешеләргә вакытлыча эшкә урнашырга ярдәм итү. Бу мәсьәләләр турында фикер алышуга республика Хөкүмәтендә узган киңәшмә багышланган иде.

Русия Хөкүмәте республика хезмәт базарына ярдәм итүгә 2 млрд. сумнан артык акча бүлде, бу төбәкнең 30 мең кешесен эш белән тәэмин итәргә һәм эшсезлек үсешенә юл куймаска мөмкинлек бирәчәк. Тулаем алганда, әлеге юнәлеш буенча чараларны гамәлгә ашыру өчен 2,3 млрд.сум каралган, шул исәптән республика бюджетыннан 20,3 млн. сум, дип хәбәр итә Хөкүмәт матбугат хезмәте. Акча эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән гражданнар өчен, шул исәптән эшсезләргә дә, җәмәгать эшләрен оештыруга; эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләрне вакытлыча эшкә урнаштыруга; эштән азат ителү куркынычы янаган сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыруга тотылачак.

Субсидияләрне эш белән тәэмин итү үзәкләренә кирәкле документлар пакеты белән гариза җибәргән һәм сайлап алу узган эш бирүчеләр ала алачак.

Русия Хөкүмәте 2 миллиард сум бүлгән
Русия Хөкүмәте 2 миллиард сум бүлгән
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас