+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Май 2022, 05:50

Генплан проектлары буенча җәмәгать тыңлаулары узмаячак

Башкортстанда 2022 елда җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең генпланы проектлары буенча җәмәгать тыңлаулары һәм фикер алышулар узмаячак. Тиешле карар хокукый мәгълүматның республика рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Генплан проектлары буенча җәмәгать тыңлаулары узмаячакГенплан проектлары буенча җәмәгать тыңлаулары узмаячак
Генплан проектлары буенча җәмәгать тыңлаулары узмаячак
Аларны үткәрү турында хәбәр басылып чыккан планлаштырылган иҗтимагый тыңлаулар узачак. Әгәр хәбәр итү басылып чыкмаса, тыңлаулар булмаячак.

"Карар төзелеш тармагына ярдәм итү буенча кризиска каршы чаралар кысаларында кабул ителде. “Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында“ 2022 елның 14 мартындагы 58-ФЗ санлы Федераль закон, Русия Федерациясе Хөкүмәтенең “2022 елда Русия Федерациясендә рөхсәт бирү эшчәнлеге үзенчәлекләре турында“ 2022 елның 12 мартындагы 353нче санлы Карары төбәк хакимиятләренә территориаль планлаштыру, шәһәр төзелешен зоналаштыру документлары, территорияне планлаштыру документлары буенча җәмәгатьчелек фикер алышуларын үткәрмәскә хокук бирде. Норма 2022 ел ахырына кадәр гамәлдә”, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.

Чара төзелеш темпларын саклап калырга, шулай ук алданган өлешчеләр саны артуга юл куймаска ярдәм итәчәк.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас