+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Май 2022, 06:15

Республиканың 200 кешесе - сөяк мие доноры

Башкортстанның тәүге 200 кешесе Русия почтасы ярдәмендә сөяк мие донорлары регистрына керү өчен гариза бирде.

Республиканың 200 кешесе - сөяк мие донорыРеспубликаның 200 кешесе - сөяк мие доноры
Республиканың 200 кешесе - сөяк мие доноры
Русия почтасы, Вася Перевощиков исемендәге сөяк мие донорларының дәүләт регистры (РДКМ) һәм "Русфонд" Русиядә сөяк мие донорлыгын үстерүдә яңа этапны ачкан уртак проектка якынча йомгак ясадылар.

Ул эшләгән ун ай эчендә Почта Башкортстанга 209 кешегә биоматериал алу өчен таякчыклар тутырылган җыелмалар җибәргән. Алар барысы да регистрга кан тапшыру өчен лабораториягә килмичә, читтән керү мөмкинлеге алды. Тулаем Русия буенча 10 меңнән артык җыелма җибәрелгән.

Җыелмаларны озату географиясе хәзер илнең 85 төбәген колачлый. Башкортстан, гадәттәгечә, бирелгән гаризалар саны буенча 15 топ-төбәк арасына керә. Мәскәүдә (1 402), Мәскәү өлкәсендә (896), Санкт-Петербургта (858), Краснодарда (461) һәм Приморье краенда (221) теләк белдерүчеләр аеруча күп.

Сөяк миенең потенциал доноры булу өчен rdkm.ru сайтында гариза калдырырга кирәк, шуннан соң ирекле ярдәмче почта аша махсус таякчыклар, биоматериал алу буенча инструкция, регистрга керү турында килешү, сәламәтлек торышы турында анкета ала. Мазок һәм тутырылган документларны Казанга почта аша җибәрергә кирәк, анда Казан (Идел буе) федераль университеты лабораториясе белгечләре аларны типлаштырып, ирекле ярдәмченең генотибын билгеләячәк. Әлеге мәгълүматлар РДКМның Мәгълүмат системасына кертеләчәк. Материалны бу эштә катнашучылар бушлай җибәрә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас