Җиңүче - 30000 сум, икенче урын яулаучы - 20000 сум, өченче урын иясе 10000 сум алачак.
Конкурста шулай ук бишәр мең сум акчалата призлар түбәндәге номинацияләрдә тапшырылачак: ризыкларның иң оригиналь рецепты, милли аш-су традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга керткән аерым өлеше, тематик өстәлнең иң яхшы презентациясе, тәкъдим ителгән ризыкларның төрледән-төрле ассортименты, традицион ризыкларны әзерләүдә заманча технологияләр куллануы, кулланыла торган чималның оригинальлеге өчен.
Конкурска теләсә кайсы халыкның традицион милли ашларының бер яки берничә ризыгы тәкъдим ителә ала. Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлергә, конкурс турында нигезләмә белән танышырга һәм үз ризыгыңның паспортын тутырырга кирәк: http://башкирскаякухня.рф.