+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Май 2022, 06:25

ЦУР: Чүп вакытыннан алда чыгарылган

Бакалы районыннан Тамара Овчинникова игътибарны Казанчы авылыннан чүп чыгару проблемасына юнәлткән.

ЦУР: Чүп вакытыннан алда чыгарылганЦУР: Чүп вакытыннан алда чыгарылган
ЦУР: Чүп вакытыннан алда чыгарылган

Хатын язганча, хезмәт өчен түләү тулы күләмдә бара, әмма чүпне график буенча чыгармыйлар. Мөрәҗәгатне Башкортстан ЦУРы составына керүче «Инцидент-менеджмент» системасы теркәгән һәм урындагы хакимияткә тапшырган.

Бакалы районы хакимиятенең рәсми вәкиле Миләүшә Риянова сүзләренә караганда, Казанчы авылы контейнерларыннан каты коммуналь калдыкларны 11 май көнне чыгарганнар. Ул, зираттан калдыкларны чыгару өчен авыл хакимияте җавап бирә, шулай ук моның өчен авыл халкы түгел, ә авыл биләмәсе түли, дип белдергән.

""Экология-Т" җәмгыятенең төбәк операторы белән Казанчы авылы зиратыннан калдыкларны чыгару турында килешү төзелде. Апрель аенда калдыклар чыгарылган, майда аларны чыгару 14енә һәм 28енә планлаштырылган иде. Килгән мөрәҗәгать һәм контейнерлар тулу сәбәпле, чыгару 14 майдан 11 майга күчерелде. Халык өчен билгеләнгән контейнер мәйданчыкларыннан чүпне вакытында, график нигезендә чыгаралар", - дигән хакимият вәкиле.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас