+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2022, 10:36

Ун яшендә - ике аяксыз, бүген эшсез калган

Башкортстанда яшәүче өч бала әтисе ярдәм сорый.

Ун яшендә - ике аяксыз, бүген эшсез калган
Ун яшендә - ике аяксыз, бүген эшсез калган

10 яшьлек малай поезд астына эләккән булган. Нәтиҗәдә, аның аякларын ампутацияләгәннәр. Зыян күрүче үсеп, гаилә корган, аның хәзер өч баласы бар, үз бизнесын ачкан. Шулай ук инвалидлык буенча 16 мең сумнан артык пенсия ала.

2021 елның августына кадәр ир шәхси эшкуар сыйфатында теркәлгән булган, әмма хәзер беркайда да эшләми. Эшкә яраклылык югалу проценты 70 процент тәшкил итә.

Күптән түгел ир тимер юл компаниясеннән ай саен уртача хезмәт хакы күләмендә компенсация түләттерүне, шулай ук узган өч елда айлык түләүләр буенча бурычларны түләтүне суд аша дәгъва белән сораган. Ир кулдан идарә ителүче автомобильгә мохтаҗ булуын күрсәткән, шуңа күрә автомобиль бәясен дә җавап бирүчедән түләтүне сораган.

«Бу хәл булганда гариза бирүчегә нибары 10 яшь булган. Ул исерек килеш руль артына утырмаган, һәм тимер юлларны игътибарсызлык белән кичеп чыгарга уйлаганын исәпкә алып, суд зыянны каплату турында белдерелгән таләпләрнең нигезле булуы турында нәтиҗә ясый, - диелә рәсми хәбәрдә. - Шул ук вакытта, җавап бирүчедән автомобиль хакын түләттерү һәм аны кул идарәсенә яңадан җиһазландыру таләпләрен канәгатьләндерүдән суд баш тартты, чөнки инвалидны шәхси реабилитацияләү программасында аны автомобиль белән тәэмин итү каралмаган».

Фото: kubnews.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: