+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Май 2022, 06:15

Вандал Яңавыл халкы алдында гафу үтенерме?

Яңавыл районы хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов социаль челтәрләрдәге битендә вандалга рәсми мөрәҗәгать бастырган.

Вандал Яңавыл халкы алдында гафу үтенерме?Вандал Яңавыл халкы алдында гафу үтенерме?
Вандал Яңавыл халкы алдында гафу үтенерме?


Билгесез ир “Чыршы мәйданы”нда агачны сындырган. Аның бу гамәлләрен видеокүзәтү камералар яздырып алган һәм район үзәгендә яшәүчеләрдә канәгатьсезлек уяткан. Илшат Вәзигатов вандалга яңа агач бәясен компенсацияләргә генә түгел, халык алдында гафу үтенергә дә кирәк, дип язган.

“Халык әйтмешли, без капчыкта ятмый. Безгә хәзер синең барлык мәгълүматларың һәм, әлбәттә, укыган урының һәм хәтта булачак белгечлегең дә билгеле. Сиңа 15 яшь тә, хәтта 19 да түгел. Ә күбрәк. Үз гамәлең өчен дә үзең җавап бирергә тиеш. Монда яңа агач сатып алу чыгымнары, аны утырту һәм карау турында гына сүз бармый. Мин намус турында әйтәм. Намусың бармы синең, юкмы?.. Син барлык яңавыллылар алдында гафу үтенергә тиеш дип саныйм.

Чөнки “Чыршы мәйданы” - ул районның инициативалы кешеләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Без бергә “Төньяк капкалар” проектын булдырдык, һәр фикерне һәм тәкъдимне исәпкә алдык, һәм нәкъ менә ул барлык халык катнашлыгында тормышка ашырылды.
Сине үз кабинетымда көтәм. Әгәр куркасың икән, ул чакта синең ректорың белән сөйләшергә туры килер, аларга шундый студент кирәкме-юкмы?”, – дип язды Илшат Вәзигатов.

Фото: vk.com/vazigatov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас