+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Мая 2022, 14:56

ЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә

Уфада Георгий Мушников урамындагы 9/6 йорт ишегалдында уен таучыгының торышы балалар һәм аларның ата-аналары өчен күңелсез сюрприз булды.

ЦУР һәрвакыт ярдәмгә киләЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә
ЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә

Аның начар торышы турындагы фотоны Уфаның Инорс микрорайонында яшәүчеләр социаль челтәрләргә урнаштырган. Арытаба идарәче компания хезмәткәрләре аны матурлап куя. Бу хакта э Башкортстан ЦУРы Калинин районы хакимиятенә хәбәр тапшыра. Балалар нәтиҗәдән канәгать.

Ә менә тагын бер хәл - Калинин районындагы Орджоникидзе урамы, 20/1 адресы буенча урнашкан икенче ишегалды. Аны "Башкортстан ихаталары" республика программасы буенча төзекләндергәннәр. Тик, кызганыч, вандаллар эскәмияне бозган, койманы сындырган. ЖЭУ-30 хезмәткәрләренә зур рәхмәт, алар барысын да тиз арада тәртипкә китергән.

Кызганычка каршы, бу вандаллыкның бердәнбер очрагы түгел. Безнең республикада яшәүче кайбер кешеләрнең мондый гамәлләр кылуы бик кызганыч.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас