

Башкортстанда былтыр 907 950 бала исәпләнгән. Узган елда туучылар саны кимегән. Бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында Бала хокуклары буенча омбудсмен Ольга Панчихина хәбәр итте.
Ул хәбәр иткәнчә, үткән елда – 39 333, 2020 елда – 39 710, 2019 елда 42 031 сабый дөньяга килгән. Шулай ук Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча сабыйлар үлеме дә азайган.
2019 елдагы белән чагыштырганда, күрсәткеч 16,4 процентка кимегән. 2019 елда бер яшькә кадәр - 256 бала, 2020 елда – 237 сабый, үткән елда 220 сабый вафат булган.
Фото: tv-mig.ru