+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2022, 11:30

Чирле хатынның авызына нашатырь спирты салган...

Гаепләнүче закон алдында җавап бирерме?

Чирле хатынның авызына нашатырь спирты салган...
Чирле хатынның авызына нашатырь спирты салган...

Уфада яшәүче 38 яшьлек бер хатын күңелсез хәлгә юлыккан. Ул озак вакыт яман шеш белән көрәшә, ә хәзер табиб хатасы аркасында аның хәле тагын да начарланган. Теш табибы дезинфекцияләүче эретмә урынына пациентның авызына нашатырь спирты салган, шуның аркасында хатын-кыз химик пешү алган.

Хатынның адвокаты сөйләгәнчә, узган елның июлендә аның якланучысының онкология рецидивы була. Хатын-кызда 3нче стадия яман шеше һәм аның эчке органнарга метастазалар бирүен ачыклыйлар. Аңа химиотерапия курсын билгелиләр. Дәвалау арасында табиб мөмкин кадәр күбрәк саф һавада булырга һәм көч җыярга тәкъдим иткән, шуңа күрә хатын-кыз Хәйбулла районының Акъяр авылында яшәүче әти-әнисенә кайта.

2021 елның октябрендә хатын янә әти-әнисе янында була. Биредә аның теше шешә башлый. Ул анда бердәнбер шәхси стоматологиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Табиб, пациентны карагач, җитди ялкынсыну күрә, шуңа теш төбен тишәргә кирәклеген әйтә.

- Табиб авыртуны баса торган укол ясаган, аннары уртны кисеп, шприцтан ниндидер сыеклык керткән... Шунда авыз эче яна башлаган. Табиб башта нәрсә булганын аңламаган. Аннары шприцны иснәп караган да: "Кем шприцка нашатырь спирты салды?" - дип кычкырган. Ягъни гади дезинфекцияләүче эретмә урынына пациентның авызына нашатырь салганнар, - ди хатынның адвокат.

Нәтиҗәдә, хатынны район үзәк дәваханәсенә алып киләләр, анда хирурглар авыз куышлыгының, йоткылыкның һәм иреннәрнең химик пешүе турында диагноз куя. Төн эчендә хатынның йөзе шешә, температурасы күтәрелә. Иртән аны Сибай дәвахнәсенә алып китәләр, анда табиблар нашатырь спиртының сөяккә кадәр үтеп керүен, һәм хатынның йөзе гомерлеккә парализацияләнгән булып калырга мөмкинлеген әйтә.

Бер айга якын хатын алган җәрәхәтләрдән соң яңадан тергезелә. Бәхеткә, параличтан котылып кала ул, әмма химиотерапияне кичектерергә туры килә. Нәтиҗәдә, пациентның хәле җитди начарланган.

- Хәзер хатын онкодиспансерда, ул янә «химия» ала, ә табиблар нәрсә буласын фаразлый алмый, - адвокат.

Әлеге хәл билгеле булгач, стоматология клиникасы хатынга 5 мең сум тәкъдим итә... Хәзер инде хатын һәм аның адвокаты теш табибының закон алдында тулысынча җавап бирүенә өметләнә.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: