+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Май 2022, 08:25

“Без һәрвакыт әзер!”

Дәүләт җыелышы-Корылтайда КПРФ фракциясе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин һәм фракция әгъзасы Илһам Галин В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан балалар өчен тарихи-агарту чарасын оештыруда катнаштылар.

19 майда, СССРда билгеләп үтелгән Пионерия көнендә, Владимир Ленин музей-йортында 50дән артык бала җыелды.

– Күп кенә балалар үз әти-әниләре, әби-бабалары белән килгән иде, соңгылары үзләренең пионер балачагын җылы итеп искә ала һәм аның турында балаларына һәм оныкларына сөйли, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Илһам Галин. – Пионерлар хәрәкәте тарихы турында сөйләгәндә, без илебез тарихының якты сәхифәләрен барладык, бердәмлек һәм дуслык, җаваплылык, Ватанга тугрылык кебек мөһим темаларга кагылдык. Хәтта пионерга кабул итү тантанасын да үткәрдек. Балалар кызыл галстуклар такты һәм яхшы укырга, иптәшләренә, өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм җәмәгать тормышында катнашырга сүз бирде.

“Без һәрвакыт әзер!”
“Без һәрвакыт әзер!”
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас