Узган атнада Башкортстан ЦУРы янә чүп мәсьәләсе белән шөгыльләнгән. Ел башыннан гына да “Инцидент-менеджмент” системасына чүп-чар темасы буенча 1216 мөрәҗәгать кергән, шуларның 307се – майның ике атнасында.
Уфаның Октябрь районы, Яшьләр бульвары, 3/1. Фотода күренүенчә, контейнер мәйданчыгы шыгрым тулы. Тик каты коммуналь калдыклар белән түгел, ремонттан соң калган зур габаритлы калдыклар белән. Мондый төр чүпне җыелган саен, әмма атнасына кимендә бер тапкыр алып китәләр. ЦУР мөрәҗәгатьне район хакимиятенә тапшырган.
Мәйданчыкны 11 майда, хәбәр килгән көнне үк, тәртипкә китергәннәр. Уфаның Октябрь районы торак хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, бу адрес буенча чүп ташучы машина көн саен килә, графикны өзмиләр.
Әйткәндәй, мондый мөрәҗәгатьләр ЦУРның мәгълүмат системаларында еш күзәтелә. Бигрәк тә авыл халкы чүп контейнерларына бакча чүпләре яисә зур-зур төзелеш калдыклары ташларга ярата.
Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: операторлар төзелеш калдыкларын физик һәм юридик берәмлекләр белән аерым килешү буенча ташый. Шуңа күрә контейнер мәйданчыгында түбәндәгеләрне калдыру тыела: – үсемлек һәм агач калдыклары (сабак, чүп үләннәре, яфраклар, ботаклар, агач кисәкләре); – төзелеш калдыклары (бетон һәм кирпеч ватыклары, агач тартмалар, корылма калдыклары, шифер, чирәп, керамика ватыклары, гипсокартон кисәкләре, шпаклевкалар, штукатуркалар, полимер плитәләр һәм башкалар); – хайваннарның тормыш эшчәнлеге калдыклары һәм мәетләре.
Бу кагыйдәләрне бозган өчен халыкка – 1 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфа биләүче кешеләргә – 20дән 500 мең сумга кадәр штраф яный.
“Түбәсе җимерелә, сайдинг кисәкләре менә-менә өзелеп, башка килеп төшәрләр кебек...” 12 майда Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары шундый хәбәр теркәгән. Сүз Уфаның Коммунистик урамы, 22/1 адресы буенча урнашкан элекке “Прогресс” заводы бинасы турында.
Хәбәр хәвефле. Яныннан мәктәп укучылары һәм студентлар йөри, ә бина фасадындагы килеп төшәргә торган сайдинг кисәкләре куркыныч тудыра. ЦУР командасы Уфаның Ленин районы хакимиятеннән коллегалары белән оператив элемтәгә кергән. 17 майда подрядчы оешма элекке завод корпусы түбәсенең куркыныч өлешен сүткән. Мондый мөрәҗәгатьләр теркәлеп кенә тора. Еш кына фаҗигане булдырмаска уяулык булыша. Кешеләрнең проблемалар турында социаль челтәрләрдә активрак яза башлавы турында статистика да сөйли.
Агымдагы елның 9 маеннан 15 маена кадәр ЦУРның мәгълүмат системалары 4 432 хәбәр теркәгән. Аларның бер өлеше эшләнгән инде, калганнары – ЦУР һәм шәһәр-районнар хакимиятләре, республика министрлыклары һәм ведомстволар контролендә. 9 майга бер ай кала Башкортстан белән идарә итү үзәге системасы Октябрьский шәһәрендә яшәүче хатынның мөрәҗәгатен теркәгән. Җиңү паркында тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәлнең мәрмәр плитәләрен ватканнар, дип язылган анда.
Катлаулы хәл. Аны ачыклау өчен Башкортстан ЦУРы командасы Октябрьский хакимиятендәге коллегалары белән оператив элемтәгә керде. Барысы да контроль астында булып чыкты: плитәләрне вакытлыча “Төзекләндерү” учреждениесе хезмәткәрләре алган. Һәйкәлне ремонтка әзерләгәннәр.
Җиңү паркындагы мемориаль комплексны 7 майда ремонтлаганнар – бу хакта социаль челтәрләрдә шәһәр хакимиятенең рәсми вәкиле хәбәр итте.
Җиңү көнендә Октябрьский халкы яңартылган һәйкәлгә чәчәкләр салган. Резеда ГАЛИКӘЕВА.