+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Май 2022, 04:35

Фәрит Мөхәммәтшин Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде!

Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Татарстан Республикасы­ның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек бәйләнешләрен ныгытудагы эшчәнлеге өчен Салават Юлаев орденын тапшырды.

– Башкортстан – күпмилләтле республика, әмма аның символларының берсе – милли героебез Салават Юлаев. Республикабызның иң югары бүләкләренең берсе Салават Юлаев ордены аның исемен йөртә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров безнең республикалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыткан өчен Фәрит Хәйрулла улын шушы орден белән бүләкләү турында указга кул куйды, – диде Константин Толкачев.

Ул Башкортстан һәм Татарстан – уртак мәдәният, дин, күп кенә мәсьәләләрне хәл итүгә уртак караш белән берләшкән ике якын төбәк, дип белдерде.

– Кадерле Фәрит Хәйруллович! Русиядә, Башкортстан һәм Татарстандагы кебек, мөнәсәбәтләрен абсолют аңлашу һәм ярдәм принципларында корган башкача ике парламент табылмас. Без закон чыгару эше тәҗрибәсе белән даими уртаклашабыз, федераль мәйданчыкларда мәнфәгатьләребезне яклыйбыз, Дәүләт думасына һәм Федерация Советына закон чыгару башлангычларын әзерлибез һәм аларны алга этәрәбез. Комитетларның уртак утырышларын үткәрү практикага керде, тиздән Нефтекамада очрашачакбыз, сөйләшү мәдәниятләр диалогы үсешендә милли телләрнең роле турында булачак. Бу – мөһим тема, һәм без әлеге мәсьәләләргә зур игътибар бирәбез, – дип билгеләде Константин Толкачев.

Фәрит Мөхәммәтшин Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде!
Фәрит Мөхәммәтшин Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас