+25 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Мая 2022, 07:40

Кайсы предприятиеләр акционерлаштырылачак?

Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтайның кырык дүртенче утырышы узды. Утырышны парламент Рәисе Константин Толкачев алып барды. Депутатлар Башкортстан Хөкүмәтенең 2021 елда дәүләт милкен хосусыйлаштыру нәтиҗәләре турындагы отчетын тыңлады һәм аның буенча фикер алышты. Отчетны җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская тәкъдим итте.

Былтыр Башкортстан милкендә 28 дәүләт унитар предприятиесе исәп­ләнгән. Аларны хосусыйлаштыру план буенча 2025 елга тәмамланырга тиеш. 2021 елда республика бюджетына дәүләт унитар предприя­тие­ләреннән 37,7 миллион сум акча кергән.

Бу күрсәткеч пландагыдан 19 тапкыр артып киткән. Министр белдерүенчә, ГУПларның стратегик төркемнәргә караган өлеше акционерлаштырылмаячак. Аларга, аерым алганда, “Башфармация” һәм “Башавтотранс” пред­приятиеләре керә, алар зур социаль йөкләнеш алып бара һәм дәүләт тарафыннан ярдәм ала.

Авыл хуҗалыгында эшләүче эре дәүләт унитар предприятиеләре арасында “Алексеевка” совхозы акционерлаштырылды. Агымдагы елның беренче кварталы йомгаклары буенча ул, эш нәтиҗәләре буенча 5 миллион сум күләмендә табыш алган. Компания республика милкендә кала, ә киләчәктә агрокомплексның 1,47 миллион акциясен, ягъни устав капиталының 100 процентын, сату планлаштырыла.

Совхоз җире дә милектә калган, аның тәга­енләнешен беркем дә үзгәртмәгән, ул, шулай ук, авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан эшкәртеләчәк.

Наталья Полянская сүзләренә караганда, “Рощинский” совхозында да хәл төзәтелгән, ул шулай ук акционерлаштырылачак. Яңа җитәкчелек чыгымнарны киметә алган, авыл хуҗалыгы техникасы яңартылган, чәчү мәйданнары актив үзләштерелә. Терлекчелек белән бергә үсемлекчелек дә актив үсешәчәк. Гомумән алганда, көн тәртибенә барлыгы 40тан артык мәсьәлә чыгарылды, аларның күбесе республика законнары проектлары белән бәйле.

Шулай ук, депутатлар Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләү турындагы мәсьәләне карады һәм мировой судьялар кандидатураларын раслады. Кайбер даими парламент комитетлары составы турында Дәүләт җыелышы-Корылтай карарларына үзгәрешләр кертелде, аларга күптән түгел депутат мандаты алучылар беркетелде. Дәүләт думасына “Русия Феде­рациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”, “Русия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексның 20.3 һәм 20.29 мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында” һәм “Русия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектларын кертү турында карарлар кабул ителде.

Кайсы предприятиеләр акционерлаштырылачак?
Кайсы предприятиеләр акционерлаштырылачак?
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас