

Конкурсны оештыручылар - Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстанның Үсеш корпорациясе, республиканың Журналистлар берлеге.
Конкурска 2022 елның 1 гыйнварыннан 15 ноябренә кадәр чорда басылган, эфирга чыккан материаллар тәкъдим ителә. Материаллар саны чикләнми. Материаллар 2022 елның 1 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 450077, Уфа шәһәре, Киров ур., 45, 420нче бүлмә, басма мәгълүмат чаралары бүлеге (тел. 8(347) 218-07-83) яисә электрон адрес буенча: Shaptieva.LM@bashkortostan.ru.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
I. «Алга» махсус икътисади зона эшчәнлеген республика гәзитләре һәм журналлары редакцияләрендә иң яхшы яктырту (1нче, 2нче, 3нче урыннар).
II. «Алга» махсус икътисади зонасы эшчәнлеген шәһәр, район гәзитләре редакцияләрендә иң яхшы яктырту (1нче, 2нче, 3нче урын).
III. «Алга» махсус икътисади зонасы эшчәнлеген радиода һәм телевидениедә иң яхшы яктырту (1нче, 2нче, 3нче урыннар).
IV. «Алга» махсус икътисади зонасы эшчәнлеген Интернет челтәрендә иң яхшы яктырту (1нче, 2нче, 3нче урыннар).