Бәйге “Шигъри көч Z” социаль проекты кысаларында оештырылды, аның рәсми партнерлары булып Дүртөйле районы хакимияте, Башкортстан Язучылар берлеге, “Хәзинә” хәйрия һәм мәдәни программалар үзәге чыгыш ясады. Чараның максаты – үсмерләр һәм яшьләр күңелендә иҗатка кызыксыну уяту, яшь авторларга ярдәм күрсәтү, халкыбызның рухи мирасын саклау һәм баету.
Бәйге кышын ук башланып, онлайн-режимда барды, ә язын аңа нәтиҗә ясалды, җиңүчеләргә истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Әлеге тантана үзе бер зур бәйрәмгә әверелде. Бәйгедә татар, башкорт, урыс телләрендә иҗат итүче яшь авторлар катнашты. Алар инша, хикәя, нәсер, шигырь, әкият жанрындагы әсәрләрен тәкъдим итте. Эшләр ике төркемдә бәяләнде: 14-17 һәм 18-30 яшьтәге авторлар арасында аерым җиңүчеләр билгеләнде. Жюри составында Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзалары Илдус Тимерханов, Светлана Васикова, Фәния Габидуллина, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучылар Александр Чистяков, Нелли Копейкина, Олеся Зайцева эшләде.
Бәйгенең йомгаклау тантанасында финалга чыккан авторлар тамашачыларга иҗат җимешләрен укып ишеттерде. Каләм тибрәтүче яшьләрнең һәркайсы чарага җитди әзерләнгән: әсәренең темасына туры килгән сәхнә киемен, зур экран өчен слайдлар сайлаганнар. Шуңа да һәр чыгыш кечкенә спектакльгә әверелде, тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.
Иҗади бәйгенең “Шигърият” номинациясендә өченче дәрәҗә дипломга Азалия Габделбасыйрова, Алина Рамазанова лаек булды. Икенче урында — Илиана Фазылова. Беренче урынны Регина Гарифуллина алды.
“Проза” номинациясендә өченче дәрәҗә диплом белән — Илнара Шәехморзина, икенче дәрәҗә диплом белән Ленара һәм Азалия Миннеәхмәтовалар бүләкләнделәр. Беренче дәрәҗә диплом Диана һәм Данияр Фазлыевларга, Эльвина Шәрәфетдиновага тапшырылды.
Чараны әзерләп алып баручылар Дүртөйле шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре Алсу Әхмәтова белән Ләлә Мөкминова иҗат сөючеләрне шәһәр китапханәсе каршында оештырылган “Шигъри мәктәп”кә чакырды.
Чараны Дүртөйле Балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләренең концерты бизәде.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова