+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Мая 2022, 15:05

Радий Хәбиров нәрсәдән курка?

"Бу һәрвакыт авыр",  - диде ул.

Радий Хәбиров нәрсәдән курка?Радий Хәбиров нәрсәдән курка?
Радий Хәбиров нәрсәдән курка?

-Башкортстан Башлыгы «Хатын-кыз бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясе кысаларында узган «Бәхет синдә» телепроектында катнашты.

- Башкортстанда Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы дип игълан ителгән 2022 ел хезмәт кешесенә ихтирам белән сугарылган чаралар белән тулыланачак, - дип белдерде анда Радий Хәбиров.

«Без кызыклы закончалыкны таптык. Нигездә хатын-кызлар эшли торган мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә хезмәт династияләре бик күп. Күптән түгел хезмәт династияләрен бүләкләү вакытында Ишембай районыннан укытучылар династиясе булды, аларның гомум педагогик стажы мең елга якын, бик зур сан», - диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы фикеренчә, шәһәрләрдә һәм районнарда уңайлы мохит булдыру, паркларны һәм ишегалларын яңарту, беренче чиратта, балалы гаиләләр, пенсионерлар, ветераннар өчен эшләнә һәм барлык эшләр дә аларның фикерен исәпкә алып башкарыла.

«Мин сезгә тагын бер сер ачам. Мин тормышта бик куркак кеше түгел һәм төрле хәлләрдә булганым бар. Минем өчен иң куркынычы - нигездә хатын-кызлар булган йорт комитетлары вәкилләре белән очрашу. Бу һәрвакыт авыр. Алар бик сирәк рәхмәтле һәм бик таләпчән», - диде республика җитәкчесе.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас