+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Май 2022, 13:40

Салда йөзәләсеңме? Агыйделдә?

Башкортстан халкын "Агыйдел-2022» беренче сал чаралары фестиваленә чакыралар.

Салда йөзәләсеңме? Агыйделдә?Салда йөзәләсеңме? Агыйделдә?
Салда йөзәләсеңме? Агыйделдә?

28 майда Башкортстан башкаласында «Агыйдел - 2022» сал чаралары фестивале узачак. Чара «Уфа шәһәрендә су транспортында пассажирлар йөртүне үстерү» проектын тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрүгә, шулай ук Агыйдел елгасы буенча навигация сезонын ачуга багышланган.

Фестиваль кысаларында кунаклар өчен мәдәни-күңел ачу программасы планлаштырылган: пароходлар парады, Агыйдел елгасы буенча салда йөзү һәм концерт программасы. Пляжда кунаклар өчен туристик мунча, спорт уеннары планлаштырыла.

«Агыйдел» фестивале 11.00 сәгатьтә ачылачак. Салларда йөзү 12.00 сәгатьтә башлана. Фестивальдә катнашу өчен байдарка, көймәләр, катамараннар, саллар, кулдан ясалган йөзү суднолары рөхсәт ителә. Төп чаралар арасында конкурс узачак. Фестиваль программасы тәмамланганнан соң, катнашучылар мөстәкыйль рәвештә пикник оештырырга яки «Агыйдел» пляжы территориясендә палатка урнаштырырга мөмкин.

Катнашучыларны теркәү һәм фестиваль программасы - РФ белаярекафест. сылтамасы буенча.

Фото: tour102.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас