+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Май 2022, 03:45

Уфа хосписын бергәләп төзибез

Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Уфа хосписы” оешмасының башкаручы директоры Радмила Сурначева һәм “Бәхет территориясе” хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе, “Уфа хосписы” хәйрия фондының Попечительләр советы әгъзасы Каринэ Хәбирова катнашлыгында республиканың өлкән яшьтәге кешеләренә һәм балаларга паллиатив ярдәм оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.  

Киңәшмә алдыннан парламентарийлар төзелеш мәйданчыгын карады һәм булачак Уфа хосписы концепциясе белән танышты.

Стационар шәһәрнең көньяк өлешендә “Мега” сәүдә-күңел ачу үзәге артында 2,37 гектар мәйданда төзелә, бинаның гомум мәйданы 13 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Радмила Сурначева сүз­ләренә караганда, Уфада хоспис төзелеше тулысынча хәйрия акчаларына алып барыла. Аның гомум бәясе бер миллиард сумнан артып китә. Стационар 60 койка-урынга исәпләнгән, шулар­ның 20се – балалар өчен. Пациентларның туганнары өчен аерым кунак бүлмәләре каралган.

– Техник планда хоспис якынча 75 процентка әзер. Барлык корпуслар да тө­зелгән, коммуникацияләр үткәрелгән, биналарны эчке бизәкләү һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара. Безнең максат – хосписта уңайлылык һәм җылы мохит булдыру. Бу йортта кеше гомеренең соңгы көннәрен авыртусыз һәм куркусыз үткәрә алачак, аның янына туганнары да килә алачак. Моның өчен бинада һәм территориядә барысы да уйланылган: һәр бүлмәнең аерым чыгу юлы бар, интерьер өйдәгечә булачак. Учреждение терри­ториясендә йөрү өчен зоналар һәм балалар өчен адаптив мәйданчык булдырылачак, – диде башкаручы директор.

Бер хоспис төзү белән генә 4 миллионлы республикада паллиатив ярдәм проблемасын хәл итеп булмый, дип саный Радмила Сурначева. Шуңа күрә хоспис базасында йөзләгән кешегә өйдә ярдәм күрсәтә алырлык күчмә бригадалар оештырылачак.

“Уфа хосписы” хәйрия фонды җитәк­чесен Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тан­сыккуҗина да хуплады.

– Без депутатлар эшкә кушылачакбыз һәм Башкортстанда беренче хоспис төзе­лешенә ярдәм итәчәк­без, дип килештек. Депутатлар акчасын хәйрия фондына күчерү турында карар кабул ителде, – диде парламентарий. – Бу – әлеге юнәлештәге эше­без­нең беренче адымы. Безгә проблеманы җен­тек­ләп тик­ше­рергә, ярдәм итү мөмки­н­лекләрен һәм ысулларын өйрәнергә кирәк булачак. Хоспис – ул зур мәсьәлә, аны бары тик бергә генә хәл итәргә мөмкин, монда хәйриячеләр ярдәме белән генә булмый, гомум ярдәм кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда беренче хоспис төзелешен башлау турында карар 2019 елның августында, “Вера” хосписына ярдәм фондын гамәлгә куючы Нюта Федермессер белән очрашудан соң, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан кабул ителде. Әйткәндәй. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгъ­лүматларына караганда, бүгенге көндә республикада 24 меңгә якын өлкән кеше һәм 700 бала дәвалауга би­решми торган авыруга дучар ителгән. Бу онкология генә түгел, генетик авырулар, неврология, имгәнүләр нәтиҗәсе дә.

Әлеге кешеләргә медицина ярдәм итә алмый. Хоспис төзү республикада паллиатив системаны үстерүдә мөһим адым булачак. Хоспис хәрәкәтен үс­терү тарихына Башкорт­станның һәр кешесе үз өлешен кертә ала. Уфа хосписына 3443 номерына “ХАИР” сүзе һәм иганә сум­масы белән SMS җибәреп ярдәм итәргә була. Мәсәлән: ХАИР 500. Яки уфахоспис.рф сайтында иганә ясарга мөмкин.

Уфа хосписын бергәләп төзибез
Уфа хосписын бергәләп төзибез
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас