-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2022, 20:50

Агыйделдә суднолар йөреше җанлана

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров "Телеграмканал"да яңа пост урнаштырган.

Агыйделдә суднолар йөреше җанлана
Агыйделдә суднолар йөреше җанлана


"Бүген республика Башлыгы белән бергә Агыйделдә елга навигациясен башлап җибәрдек. Элегрәк Башкортстан Башлыгы безгә суднолар йөрешен җанландыру бурычын куйган иде. Суднолар хәрәкәтен җанландыру кирәк иде. Ачылу тантанасында бүген 13 судно, шуларның берсе — «КолесовЪ». Без аны сынадык та.

Безнең планда ике юнәлеш: туристик һәм логистика буенча суднолар йөрешен үстерү. Бер-ике елдан соң ул урындагы халыкны да, туристларны да җәлеп итәр. Су буйлап йөк ташырга планлаштырабыз — бу арзанрак та, юлларга йөкләнешне дә киметәчәк.

Шулай ук сезгә берничә тапкыр сөйләгән туристлык-мәгълүмат үзәген карадык. Андыйлар шәһәрдә берничә булачак", - дип яза Андрей Назаров.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: