Кырмыскалылыларның шатлыгын уртаклашырга күрше Архангель, Авыргазы, Гафури, Стәрлетамак, Уфа районнарыннан да Чик буе гаскәрләре ветераннары килде.
Шулай ук һәйкәл ачу һәм Чик буе хезмәтенең оешуына 104 ел тулуга багышланган тантаналы митингта Кырмыскалы районы Советы рәисе Ринат Шәйбәков, Иске Бәбеч авыл биләмәсе башлыгы Азамат Гайфуллин, “Граница” республика иҗтимагый оешмасының Коородинация советы рәисе урынбасары Закир Халитов, Кырмыскалы районының Чик буе гаскәрләре ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Рөстәм Маннанов һәм башкалар катнашты.
Мондый һәйкәл булдыру идеясе белән искебәбечлеләр ике ел элек яна башлый. Авыл биләмәсе башлыгы Азамат Гайфуллин үзе дә Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Шуңа егетләрең идеясен хуплап, бу зур һәм мөһим эшне бердәм көч белән башкарып чыгалар. Гомумән, авыл биләмәсендә патриотик юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Күптән түгел Җиңү паркын яңартканнар, Советлар Союзы Герое Алексей Калгановка тактаташ куелды. Байтак еллар дәвамында Радик Талипов исемендәге хәрби-патриотик клуб уңышлы эшләп килә.
Төрле сугышларда һәлак булган яугирләрне бер минут тынлык белән искә алганнан соң, сүз “Нур” мәчете имам-хатыйбы Рәфил хәзрәткә бирелде. Бу һәйкәлнең әлеге буын өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп, ул илебез азатлыгы өчен үзләрен аямый көрәшкән якташларыбыз рухына дога кылды.
Кырмыскалы районының Чик буе гаскәрләре ветераннары оешмасы рәисе Рөстәм Маннанов үзенең чыгышында шушы авыл егетләре – абыйлы-әнеле Шәймәрдановларга зур рәхмәтен җиткерде. Ришат һәм Рамазан Раян уллары 2013 елда районда Чик буе сакчыларына беренче һәйкәлне урнаштыруга зур көч сала. Әлеге вакытта районда 4 һәйкәл булса, тиздән Илтуган, Урал һәм Олыкүл авылларында да шундый ук һәйкәлләр барлыкка киләчәк. Шунысын да әйтергә кирәк, чик буе гаскәрләре ветераннары бу эшләрне, башлыча, үз көчләре белән башкара. Шул ук вакытта алар төрле чараларда да актив катнаша. Спорт ярышлары булсынмы, хәйрия акцияләреме – берсеннән дә читтә калмыйлар, яшь буынны патритотик рухта тәрбияләүгә дә зур өлеш кертәләр. Әлеге чарада район тормышында һәм патриотик эшчәнлектә актив катнашучыларны төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары һәм Чик буе гаскәрләренең юбилей медальләре белән бүләкләп үттеләр. Тантаналы митинг авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре, урындагы мәктәп укучылары, патриотик клуб әгъзаларының патритик рухтагы җырлары белән үрелеп барды.
Әлеге чарага патриотик автойөреш тагын да ямь өстәде. Төрле районнардан килүчеләр үзләренең автомобильләрендә Русия, Башкортстан һәм Чик буе гаскәрләре флаглары белән билгеләнгән маршрут буенча үтте. Ә инде Иске Бәбеч авылы халкы кунакларны капка төпләренә чыгып сәламләде.
Хөрмәтле чик сагында торучылар, чик буе ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән сезне барлык "Кызыл таң"чылар исеменнән чын күңелдән котлыйбыз. Сез барыгыз да "Чик сакчысы" исемен горур йөртәсез һәм үзегезнең бердәм булуыгыз белән күпләргә үрнәк булып торасыз! Бәйрәм көнендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле тормыш телибез. Иң мөһиме – илләребез имин, күкләребез – аяз, чикләребез һәрчак тыныч булсын!
Фото: Эльвира Ямалетдинова.