Эшләми яши алмый
Әйе, хәзер кибетләрдә барысы да бар бит, олы кеше нигә интегә икән, дип әйтер кайберәүләр. Юк, монда эш бөтенләй башка нәрсәдә. Беренчедән, гомере буе эшләп яшәгән кеше олыгайгач та эшсез тора алмый. Шул ук вакытта хәрәкәт тә кирәк. Шәмсия апа әйтүенчә, ихатада, абзар тирәсендә йөреп керү – үзе бер күңелле мәшәкать. Аннары тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, төннәрен йокысызлыктан интекмисең инде. Икенчедән, ялгыз яшәгән кеше өчен бу вак мал иптәш тә әле. Чыккан саен шулар белән аралашып, сөйләшеп керсәң дә, күңелгә рәхәт булып кала.
Шәмсия апа тумышы белән шушы җирдән, шушы туфрактан. Барлык хезмәт биографиясе урындагы колхоз белән бәйле. 18 яшендә шушы авыл егетенә кияүгә чыга. Гаиләдә беренче сабыйлары тугач, ирен армиягә алалар, ул аны өч яшьлек улы белән армия хезмәтеннән көтеп ала. Тормышлары үз җае белән дәвам итә, тагын дүрт балалары туа. Аларны аякка бастыру өчен күпләп мал асрарга да туры килә. 10-20 ел элек авыл җирендә бу гадәти күренеш иде. Кызганычка каршы, бабаеның вафатына да 35 ел үткән. Башкача кияүгә чыкмый Шәмсия Әбделвәли кызы. Биш бала: бер кыз, дүрт улына ныклы терәк булып, аларга лаеклы белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгара. Бүген аларның даими игътибарына, кадер-хөрмәтенә төренеп яши. Төп йортта үзе генә яшәсә дә, балалары ялгыз итми аны. Әйткәндәй, ике улы шушы авылда төпләнгән. Киленнәрен да мактап кына телгә ала Шәмсия әби. Шулай булмый ни: үзең әйбәт булсаң, алар да әйбәт инде. Ә әбекәйнең күңеле киң, йөзе ачык, һәр сүзендә – ихласлык. Күптән дин юлында ул. Хаклы ялга чыккач, үзлегеннән Коръән аятьләрен өйрәнә, хәзер инде биш вакыт намазын калдырмый. Йөзендә иман нуры балкыган әбекәйнең күркәм йорты тирә-якка ямь биреп, әллә кайдан үзенә чакырып тора.
Изге ният
Шәмсия Колбахтина белән очраклы рәвештә таныштык. Иске Акташ авылында яшәүче бер танышым шалтыратып, Украинадагы хәрби хәрәкәтләр тизрәк тәмамлансын, илебездә, дөньяда тынычлык булсын өчен дога кылдырып, өч кәҗәсен мал яраткан, мохтаҗ булган кешеләргә хәер-сәдака итеп бирергә теләвен әйтте һәм шундый кешеләрне табуда ярдәм сорады. Хәзер Интернет заманында бу әллә ни авыр эш түгел. Шунда ук игъланны Whatsapp мессенджерындагы чатларның берсенә язып салдым. Әлбәттә, кәҗә алырга теләүчеләр байтак кына булды. Кыскасы, өч кәҗәне дә яхшы кулларга таратып чыктык. Менә шуларның берсе – Шәмсия апа инде. Аның шатлыгын сүз белән генә аңлатып та булмый. Безнең килүебезне әзерләнеп көтеп торган. Иртүк торып коймаклар пешергән, табын әзерләгән. Кәҗәнең бүләк итеп бирелүенә азакка кадәр ышанмады. Шунысына да игътибар иттек: сөтлебикә дә яңа хуҗасына шунда ук ияләште. Машинадан төшерү белән, әбекәйгә ияреп, абзарга кереп тә китте. Малкайны әбекәйнең зур абзарындагы тавыклары да куанып каршы алды шикелле. Хәзер кышларын – җылырак, җәйләрен күңеллерәк булачак.
Шәмсия әби әйтүенчә, сыерын бетергәннән соң, озак вакыт кәҗәләр асраган. “Сөте дә бик файдалы, асрау да әллә ни авыр түгел”, — ди ул. Ләкин өч ел элек, сәламәтлеге какшагач, кан басымы да уйный башлагач, алардан баш тартырга туры килә. Ләкин соңгы арада балалары еш кына әнисенең: “Их, кәҗә алыр идем”, — дигән сүзләрен ишетә башлый һәм җәйгә алып бирергә ниятлиләр. Шуңа бу игъланны күрү белән беренчеләрдән булып аның килене шалтыратты һәм каенанасының шундый теләге турында әйтте.
Тиздән әбекәйгә күңелле мәшәкатьләр дә өстәләчәк: июль башында кәҗә бәрәнләргә тиеш. Моны ул түземсезләнеп көтә. Олы кешене шатландыру өчен әллә ни күп тә кирәкми. Шәмсия әби дә кәҗәнең элекке хуҗасына рәхмәтләрен җиткереп, бүләкләр биреп, ил-дөньяларыбызның тыныч, имин булуын теләп, догаларын кылды. Алар, һичшиксез, кабул булыр, Аллаһ боерса!
Ә сез беләсезме?
* Кәҗә сөте сыерныкына караганда җиңелрәк үзләштерелә. Анда лактоза сыерныкыннан 1* процентка кимрәк. Димәк, аны лактозаны кабул итә алмаучылар да эчә ала.
* Кәҗә сөтен аллергиядән интегүчеләр дә курыкмый эчә ала.
* Составында бик күп микроэлементлар һәм витаминнар булган кәҗә сөте һәр яшьтә искиткеч файдалы санала, шул сәбәпле аны бөтен чирдән диярлек профилактика чарасы буларак эчәргә киңәш итәләр. Ашказаны авырулары, салкын тию, неврология патологияләре һәм башка чирләр булганда да кәҗә сөте эчәргә кушалар.
* Кәҗә сөте ашказаны суты кислоталылыгын нейтральләштерә. Шунлыктан аны гастрит, ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен кулланалар, сару кайнаганда һәм спазмнар булганда эчәләр. Шулай ук кәҗә сөте агуланганда һәм интоксикация булганда да ярдәмгә килә.
* Кәҗә сөте тынычландыру үзлегенә ия. Анда йөрәк ритмын җайга салырга ярдәм итүче калий күп. Шуңа күрә аны баш еш авыртканда, йокысызлык борчыганда, кирәгеннән артык борчылганда эчәргә киңәш итәләр.
* Кәҗә сөте онкологик чирләрдән интегүчеләр өчен дә файдалы. Химия терапиясе алганнан соң, организм хәлсезләнеп кала. Химиядән соң 10-15 көн кәҗә сөте эчәргә кушалар.
* Кәҗә сөте хатын-кызлар өчен бик файдалы. Аның составындагы компонентлар бик тиз үзләштерелә, организмның май катламына “ябышып калмый”. Хатын-кызлар аена 80-100 мл кан югалта, ә фосфорга һәм тимергә бай кәҗә сөте шул юклыкны тутырырга булыша.
* Ир-атларга кәҗә сөтен потенцияне яхшырту өчен эчәргә киңәш итәләр. Аның составындагы магний һәм кальций кан әйләнеше системасын яхшырта, нервларны ныгыта, организмга өстәмә энергия бирә.
ИГЪТИБАР! Кәҗә сөтенең файдасы бик күп булса да, зыяны да юк түгел. Иң мөһиме – чаманы белергә кирәк. Күп итеп эчеп ташласаң, эчәклекләргә, ашказанына һәм ашказаны асты бизенә авырлык килергә мөмкин. Шулай ук эндокрин системасы белән проблемалар булганда һәм шуның фонында симерү күзәтелгәндә дә кәҗә сөтенә саклык белән карарга кирәк.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.