+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Май 2022, 11:35

Чик буе баганасы – хезмәт иткән көннәр турында истәлек

Кырмыскалы районының Илтуган авылында яшәүче чик буе гаскәрләренең 16 ветераны да шулай ди.

Чик буе баганасы – хезмәт иткән көннәр турында истәлекЧик буе баганасы – хезмәт иткән көннәр турында истәлек
Чик буе баганасы – хезмәт иткән көннәр турында истәлек
Чик буе гаскәрләре көне уңаеннан авылда зур вакыйга булды – чик буе баганасы һәм “Барлык буын чик сакчыларына” монументы куелды. Бу эшне авылда яшәүче чик буе гаскәрләре ветераннары үз көче белән башкарып чыкты.
Узган елда авылда Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә һәйкәл ачылган иде. Бер ел да үтмәде, авыл мәдәният йорты биләмәсендә тагын бер һәйкәл пәйда булды. Бу бик яхшы күренеш.
Авыл биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмәтова әйтүенчә, илтуганлылар үз тарихына зур хөрмәт белән карый. Биредә авылны яраткан, аның киләчәге өчен җан атып йөргән кешеләр яши. Алар барлык проблемаларны да бергәләп, киңәшләшеп хәл итә, эшләрне дә бергәләп башкара, бәйрәмнәрне дә җыелышып, күркәм итеп оештыра.
Авылда яшәүче чик буе гаскәрләре ветераннары - авылның тоткасы һәм горурлыгы. Бу көнне алар үзләренең сафларына тагын бер авылдашларын кабул итте. Мөнир Фәхретдинов әлеге һәйкәлне урнаштыруда матди ярдәм күрсәткән.
Илтуганлыларның бу шатлыгын уртаклашырга районыбызның төрле авылларында яшәүче чик буе гаскәрләре ветераннары да җыелды. Район хакимияте вәкиле Илфат Хәмитов, авыл биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмәтова, Иске бәбеч авылындагы Радик Талипов исемендәге хәрби-патриотик клу җитәкчесе Рамазан Шәймәрданов, авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Фәнүзә Йосыпова һәм башкалар бәйрәм белән котлап, шундый изге эш башкарган өчен зур рәхмәтләрен җиткерде һәм бердәмлекләренә тап төшерми, киләчәктә дә башкаларга үрнәк булып яшәүләрен теләде. Шулай ук бу изге эшне тормышка ашыруда актив катнашучыларны төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Аерым рәхмәт сүзләре чик буе гаскәрләре ветераннарының берсе Мидхәт Насыйров исеменә дә яңгырады. Ветераннар советы рәисе билгеләвенчә, авылдагы барлык проблемалар белән аңа мөрәҗәгать итәләр. Ә ул, үз чиратында, һәрвакыт ярдәм кулы суза.
Сугыш чоры баласы, биш бала анасы Фәүзия Гафарова да бәйрәмгә шатланып килгән. Бу чара аның өчен дә зур әһәмияткә ия икән. Аның дүрт улы да илебез алдындагы бурычларны намус белән үтәп кайткан, ә энесе чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән.
Авылның имам-хатибы Хәсән хәзрәт Зәйнуллин авылдашларын бәйрәм белән котлап, илебез чикләренең һәрвакыт нык, дөньяларыбыз имин, тыныч, күкләребез аяз булсын, Украинадагы махсус операциядә катнашучы егетләрнең исән-имин кайтуларын теләп, дога кылды.
Һәм, ниһаять, тантаналы мизгел дә килеп җитте: тасма киселгәннән соң, чик буе баганасы янына чәчәкләр салдылар.
Бәйрәм урындагы мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас