+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Май 2022, 13:44

13 елдан соң умыртка сөягендә энә тапканнар

Авариядән соң ирнең хәле начарлана башлый.

13 елдан соң умыртка сөягендә энә тапканнар13 елдан соң умыртка сөягендә энә тапканнар
13 елдан соң умыртка сөягендә энә тапканнар

Уфада яшәүче 37 яшьлек Роман 2008 елда авариягә тарый. Әлеге хәлдә ирне гаепләп, кулга алалар.

Шушы хәлләрдән соң ир яхшылап хәрәкәтләнә алмый башлый. Чак кына организмына көч килсә дә, урын-җир өстенә егыла. Ир төрле сызлануларны баса торган дарулар эчеп яшәргә мәҗбүр була.

Шулай берничә ел үткәч, табиблар ирнең умыртка сөягендә энә таба. Энә тукымаларга береккән була инде.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Башкортстан буена идарәсе дәваханәсендә ирдәге энәне, ниһаять, табалар. Беренче операция уңышлы үтә. Шунда энәнең бик тирәнгә кергәнлеге дә ачыклана. Арытаба пациентны Уфаның 21нче дәваханәсе нейрохирурглары янына китерәләр. Бәхеткә каршы, икенче операция дә уңышлы була.

Табиблар мондый хәл белән беренчегә очрашуы турында белдергән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас