+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Май 2022, 16:50

Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров студентлар театры актерлары белән очраштылар

30 майда Уфаның "Йәшлек House" яшьләр йортында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Оскон" башкорт халык студентлар театры актерлары белән очраштылар.

Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров студентлар театры актерлары белән очраштыларИгорь Комаров һәм Радий Хәбиров студентлар театры актерлары белән очраштылар
Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров студентлар театры актерлары белән очраштылар

Быел мартта алар «Театральное Поволжье» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең «Иң яхшы яшьләр куелышы» номинациясендә «Соңгы шаһитлар» спектакле белән III дәрәҗә лауреат булды.

Игорь Комаров әлеге спектакльдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

- Беләм, вузларны тәмамлаганнан соң да театр коллективында традицияләрне дәвам итүче һәм «Театральное Приволжье» фестивалендә катнашучы яшь кешеләр кала. «Соңгы шаһитлар» спектакле миндә көчле хисләр уятты. Материал үзе бик актуаль һәм катлаулы, бигрәк тә балалар өчен. Яшьләрнең сугышның нәрсә икәнен белүе һәм истә тотуы мөһим, - дип билгеләп үтте Игорь Комаров.

Очрашуда яшьләр үзләренең иҗади планнары турында сөйләде. Алар Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романы буенча яңа спектакль куярга һәм «Театральное Приволжье» фестивалендә беренче урынны алырга тели.

– Без проектны алга таба да үстерү яклы. Әлбәттә, катнашучыларның дәрәҗәсе югарырак булган саен, акча да күбрәк кирәк. Шуңа күрә «Театральное Приволжье» фестивалендә җиңүчеләргә грантларны киләсе елда арттырачакбыз, – дип ассызыклады Игорь Комаров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас