+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Май 2022, 09:54

Кая чабабыз икән!?

Бәләбәйдә коточкыч авариядә ир-егет белән бер яшьлек бала зыян күргәннәр. Алар ни хәлдә?

Кая чабабыз икән!?Кая чабабыз икән!?
Кая чабабыз икән!?
29 май көнне Бәләбәйдә зур авария булган. Бу хәл Войков һәм Пионер урамнары киселешендә теркәлгән.

Анда «Лада Калина» машинасы белән идарә итүче 46 яшьлек ир «Тойота Спринтер» машинасына килеп бәрелгән. Авариядә безнең ил машинасында булган водитель һәм бер яшьлек бала җитди җәрәхәтләр алганнар. Аларны ашыгыч рәвештә дәваханәгә салганнар. «Тойота» шоферына һәм аның 29 яшьлек пассажирына, шулай ук, медицина ярдәме күрсәтелгән.

Бәхеткә, бу хәл видеокамерага төшерелгән. Анда булган материаллар нигезендә ЮХХДИ хезмәткәрләре авариянең барлык сәбәпләрен ачыклаячак.

Фото: bash.news сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас