Башкортстанда "Аек авыл" конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә.
2019 елның июленнән Бөтендөнья башкортлары Корылтае башлангычы белән әлеге конкурс яңадан тергезелде, һәм ул елдан-ел популярлаша бара.
Проект республика халкының активлыгы аркасында уңышлы тормышка ашырыла. Хәтта иң кечкенә торак пунктлар да актив катнаша һәм алкогольгә каршы проектларны тормышка ашыруда сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә. Төрле яшьтәге битараф булмаган кешеләрне берләштереп, проект республикабызның гражданлык җәмгыятенә уңай йогынты ясый.
«Аек авыл» проекты кысаларында оештырылган барлык чаралар да аек яшәү рәвешен пропагандалауга, республика авылларында яшәүче халыкның физик һәм рухи-әхлакый сәламәтлеген тергезүгә юнәлтелгән. Нәтиҗәдә, коллективларда, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә һәм спорт секцияләрендә даими рәвештә шөгыльләнүчеләр саны, «аек» бәйрәмнәр һәм чаралар саны арту, алкогольле, спиртлы продукция белән агулану сәбәпле, гражданнарның үлем дәрәҗәсе кимү; авыл җирлекләрендә алкогольле продукция сату күләменең кимүе (кибетләрдә алкогольле продукция сатудан баш тартуга кадәр) күзәтелә.
Проектны уңышлы тормышка ашыруда республика Хөкүмәте, муниципаль районнар хакимиятләре һәм Башкортстан Республикасы гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды ярдәме зур роль уйный.
2019 елда конкурста 52 районнан 464 авыл катнашты. 2020 һәм 2021 елларда конкурсны үткәрү Башкортстан Башлыгының гражданнар җәмгыятен үстерүгә субсидия формасында гамәлгә ашырылды.
Проектта 54 район, 2 114 авыл, 35 000 активист – авыл халкы, 1000нән артык волонтер катнашты. 2019 елда конкурсның муниципаль этабында республика авылларының 10 проценты, ә республика этабында —районнерның 87 проценты катнашса, 2020 елда — 47 процент авыллар, ә районнар 100 процент катнашты.
2020 елда җиңүчеләрнең гомум приз фонды 40 миллион сум тәшкил итте. “2020 елгы аек авыл " конкурсында җиңүчеләргә (12 торак пункт) Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы аша торак пунктларны төзекләндерү программасына кертү хокукына сертификатлар тапшырылды.