+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Мая 2022, 07:25

Башкортстанда ял итүгә юлламаларны онлайн-броньлау буенча сервис булачак

Башкортстанның шифаханә-курорт оешмалары ассоциациясе юлламалар эзләү һәм онлайн-броньлау буенча уникаль IT-платформа әзерли. Бу хакта ЦУРда Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Константин Фролов хәбәр итте.

Башкортстанда ял итүгә юлламаларны онлайн-броньлау буенча сервис булачакБашкортстанда ял итүгә юлламаларны онлайн-броньлау буенча сервис булачак
Башкортстанда ял итүгә юлламаларны онлайн-броньлау буенча сервис булачак


"Геосәяси ситуация тармакны санлы трансформацияләүгә, аерым алганда, бездән киткән онлайн-броньлау сервисларына импортны алыштыруга ихтыяҗ тудыра. Бүген без уникаль IT-платформа эшлибез һәм гамәлгә кертәбез, ул республиканың шифаханә-курорт кластеры эшчәнлегенә алдынгы технологияләр кертүне тизләтәчәк. Бу урындагы шифаханә-курорт учреждениеләренең Башкортстаннан читтә танылуын арттырачак", - дип сөйләде ул.
Константин Фролов сүзләренә караганда, платформа уңайлы сервисларны бердәм структурага берләштерәчәк, шулай ук барлык профильле учреждениеләр өчен сатуларның оперативлыгын һәм сыйфатын арттырачак.
"Халык, шул исәптән, партнер-банклар белән турыдан-туры интеграция ярдәмендә ялга түләүне кичектерә яки кредитка рәсмиләштерә ала», - дип билгеләп үтте Константин Фролов.

Фото: kam-tur.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас