+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Май 2022, 04:15

ЦУР: Билгеләр куелды

Тиз арада хәл итәргә мөмкин булган мәсьәләләр дә була: чүп-чарны җыеп алырга, фонарьдагы лампочканы алмаштырырга, ремонтланырга тиешле әйберләрне ремонтларга.

Тик күбрәк вакыт кирәк булган хәлләр дә була. Бүгенге мини-дайджестта хәл ителгән шундый инцидентлар турында.

Сибай халкыннан килгән беренче мөрәҗәгать Башкортстан ЦУРы системасына узган елның 22 октябрендә үк эләккән. Шәһәр халкы "ятып торучы полицейскийларны" Ленин урамына кире кайтаруны сорады. Без шәһәр хакимиятендәге коллегалар белән элемтәгә кердек. Ясалма тигезсезлекләрне вакытлыча ремонт вакытында сүткәннәр. Аны тәмамлаганнан соң кире кайтаралар. Билгеләр куюны һәм тамга ясауны яз көне, яңа төзелеш сезонында эшләргә ниятләгәннәр.

Бу вакыт эчендә әлеге мәсьәлә Башкортстан ЦУРы контролендә калды. Халык мөрәҗәгатьләренең язмышын без ахыргача күзәтеп барабыз һәм проблема хәл ителгәнче бу инцидентны япмыйбыз. Бу юлы да шулай булды.

2022 елның 23 маенда ДРСУ хезмәткәрләре Ленин урамы буенча юл тамгасы төшерде һәм билгеләр куйды.

Икенче мәсьәлә - Зианчура районыннан. Биредә яшәүчеләр район үзәгендә юл билгеләре куюга иреште. Исәнгол авылының Ключевая, Яшел һәм Көнчыгыш урамнарында "Юл бир" яки "Перекресток" дигән бер генә билге дә булмавы турында авыл халкы 2021 елның 20 ноябрендә социаль челтәрләрдә яза. Муниципалитет бу мәсьәләне юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә тикшерүгә чыгарды. Һәм менә нәтиҗә: 13 майда билгеләрне урнаштырдылар.

ЦУР: Билгеләр куелды
ЦУР: Билгеләр куелды
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас