+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Мая 2022, 03:40

ЦУР: Катайга автобус йөри башлады!

Бакалы районының Яңа Катай авылы белән район үзәге Бакалы авылы арасы - 11 километр.

ЦУР: Катайга автобус йөри башлады!ЦУР: Катайга автобус йөри башлады!
ЦУР: Катайга автобус йөри башлады!
Машинаң булса, ерак түгел. Транспорт булмаса, җитди проблема. Бигрәк тә өлкәннәр өчен.

Элек торак пунктларны автобус маршруты бәйли иде, әмма пандемия вакытында пассажирлар булмау сәбәпле, аны гамәлдән чыгардылар. Такси калды, әмма кыйммәт. Ә дарулар артыннан даруханәгә барырга кирәк. Башкортстан ЦУРының бер мәгълүмат системасына автобусны кире кайтару үтенече белән хәбәр 21 майда килде. Без аны Бакалы районы хакимиятенә җибәрдек.

Муниципалитет "Башавтотранс" предприятиесе белән бу мәсьәләне хәл итте. 24 майда Бакалы - Яңа Катай автобус маршруты эшен башлап җибәрде. Урындагы халык өчен менә дигән яңалык.

Ә ел башыннан 29 майга кадәр Башкортстан ЦУР системалары яңа маршрут өстәүне сораган 544 хәбәр теркәгән. Үткән елның шул ук чорында мондый мөрәҗәгатьләр 103кә кимрәк булган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас