

Зыян күрүчеләр медицина учреждениесенә китерелгән, анда аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә. Янгын юк, нефтебазаның эше туктатылмаган. Предприятиедә булган хәлнең сәбәпләрен ачыклау буенча комиссия төзелде. Республика белән идарә итү үзәгенең чираттагы посты да шушы темага багышлана.
“Барысына да берьюлы җавап бирәбез. Бүген 14.25 сәгатьтә Белорет районының Железнодорожный авылы янындагы нефть базасы резервуарларының берсе янды. Урынга янгын сүндерүчеләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары чыкты. Район башлыгы Андрей Иванюта да вакыйга урынында.
Янгын резервуарны нефть шламыннан чистарту вакытында барлыкка килгән - резервуарда газ-һава катнашмасына ут капкан. Аны механик юл белән, махсус эш кораллары кулланмыйча чистартканнар.
Янгын чыккан резервуар ачык нефть продуктларын – "АИ-92" маркалы бензинны саклау өчен кулланылган. Бу вакытта ул буш булган. Нефть базасында янгын вакытында 30 хезмәткәр булган, шуларның дүртесе зыян күргән. Алар хәзер дәваханәдә. Өч кеше авыр хәлдә: ике кешенең тәне пешкән, берсенең баш мие селкенгән, бер кешенең аркасы җәрәхәтләнгән.
Вакыйга урынында 20 берәмлек техника һәм 52 кеше эшли”.