+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 июнь 2022, 13:38

"Бу хәрби үзәк яшь буынны тәрбияләргә ярдәм итәчәк..."

Элекке Алкино-2 хәрби часте территориясендә урнашкан «Патриот» хәрби-патриотик паркында хәрби хезмәткә әзерләү һәм хәрби-патриотик тәрбия буенча "Авангард" укыту-методик үзәге ачылды.

"Бу хәрби үзәк яшь буынны тәрбияләргә ярдәм итәчәк...""Бу хәрби үзәк яшь буынны тәрбияләргә ярдәм итәчәк..."
"Бу хәрби үзәк яшь буынны тәрбияләргә ярдәм итәчәк..."

Бу үзәк турында үз фикерен Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераны Алик Рахманов белдерде.

- Республикада Ватаныбызның киләчәк сакчылары белән шөгыльләнә башлау бик сөендерә. Киләчәктә алар илебезнең лаеклы яклаучылары булыр дип өметләнәм. Барлык ир-егетләрне авиациягә барырга чакырам. Илгә яхшы очучылар кирәк. Нәкъ шушындый үзәкләр иң яхшы солдатларны әзерләргә ярдәм итәчәк тә.

Мин бүгенге яшь буынның безнең кебек үк үз илен, Ватанын яратуын, саклавым телим. Әлеге парк яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә, аларны физик яктан әзерләүдә ярдәм итәчәк, - дип белдерде ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас