+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 июнь 2022, 05:35

Министр урынбасары балта остасы булып эшли

Кайда да булдыра икән бу кеше!

Башкортстанда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы проектында катнашып, төбәк хезмәт базарында таләп ителгән һөнәрләрне тәкъдим итә.

Проект эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Ул хезмәт коллективларын тулыландырырга әзер булган республика предприятиеләре белән таныштыра, аларның кадрлар ихтыяҗлары, эш шартлары турында сөйли. Бу юлы проектта республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Азат Арсланов катнашты һәм «Агыйдел» башкорт художество промыселлары предприятиесендә станок артында балта остасы булып эшләде.

- Проект төбәк хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында сөйли. Мин бүген аларның берсен тәкъдим иттем. Минемчә, бу - мәктәпне тәмамлаучылар өчен аеруча актуаль. Балта остасы белгечлеген үзләштереп, эшсез калмыйсың. Бүген республиканың мәшгульлек хезмәтләре аша эш бирүчеләр 226 балта остасы эзли һәм 18дән 40 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итә, - диде Азат Арсланов.

Предприятиенең агач эшкәртү производствосы начальнигы Надежда Сысолятина сүзләренә караганда, производствода кул хезмәте белгечләрен көтәләр. Әгәр дә потенциалны, эшләргә теләкне күрсәләр, яңа эш башлаган хезмәткәргә уку, эш үзенчәлеге буенча һөнәри компетенцияләр алу мөмкинлеге бирәчәкләр һәм һәртөрле ярдәм күрсәтәчәкләр.

Бүген Башкортстанның хезмәт базарында эшче белгечлекләр җитешмәү сизелә. "Русиядә эш" бердәм санлы порталында Башкортстан Республикасы буенча барлык вакансияләрнең 70 проценты - эшче белгечлекләр.

Фото: башинформ

Министр урынбасары балта остасы булып эшли
Министр урынбасары балта остасы булып эшли
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас