- Мондый паркларны булдыру безнең көннәрдә бик актуаль. Өстәвенә, Русия Федерациясенең барлык субъектларында да мондый урыннар булдыру турында карар кабул ителде.
Бу парк республиканың яшь кешеләре өчен яңа мөмкинлекләр ача. Мин шундый матур паркны күрүемә бик шат. Биредә яшь егетләребезнең киләчәк үсеше өчен барлык шартлар да бар. Шунысы куанычлы: әлеге парк үсәчәк һәм камилләшәчәк, яшьләрдә патриотизм тәрбияләү өчен тагын да зур мөмкинлекләр ачачак.
Илебезнең чын патриотларын тәрбияләргә кирәк. Бу парк безгә бу эштә ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте ул.