Үзәк укучыларны хәрби җыеннар узу өчен кабул итәчәк. Быелга биш көнлек 19 сменадан график формалаштырылган. Шулай ук биредә хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүче 14-18 яшьлекләр өчен 12 көнлек сменалар узачак.
Ачылу тантанасында Башкортстан Башлыгы «Авангард» үзәге курсантларын һәм укытучыларын истәлекле вакыйга белән котлады. Педагогларның күбесе - хәрби офицерлар, алар төрле хәрби конфликтларда катнашкан.
- Кораллы Көчләребезнең хөрмәтле ветераннары! Кадерле курсантлар!
Бүген - безнең республика өчен үзенчәлекле көн. Без «Авангард» укыту-методик үзәген 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, ачабыз. Без әлеге комплексны төзегәндә бирегә киләчәк меңләгән яшь егетнең илебез һәм аның Кораллы Көчләре турында ачык күзаллауларын теләдек. Уку корпусы янында без Геройлар аллеясен утырттык.
Бүген, безнең хәрби хезмәткәрләр илебезне яклаган, Украинадагы фашизмга һәм национализмга каршы көрәшкән көннәрдә, «Авангард» үзәген ачу аерым әһәмияткә ия. Без курсантларның монда хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр сыйфатлы әзерлек алулары өчен барысын да эшләргә тырышачакбыз.
Кадерле балалар!
Җыеннарда сезнең белән янәшә профессиональ укытучылар булачак. Аларның күбесе - хәрби офицерлар. Сезгә яхшы укулар телим! Сезнең артыгызда - илебезнең, Кораллы Көчләребезнең киләчәге.
Барыгызны да зур бәйрәм белән котлыйм! - диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров, шулай ук, Украина территориясендә хәрби бурычны үтәгәндә батырларча һәлак булган Чишмә районыннан хәрби хезмәткәр Владислав Авдеевның хатыны Елена Авдеевага Батырлык орденын тапшырды.
Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән вакытлычы идарә итүче, генерал-майор Олег Брагин республика җитәкчелегенә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Дәүләт думасы депутаты, Русия Герое Владимир Шаманов «Авангард»ның матди базасын югары бәяләде.
- Хәзерге армия елдан-ел үзгәрә. Хәрби хәрәкәтләрне алып баруның яңа чаралары һәм ысуллары барлыкка килә. Булачак Ватанны саклаучылар алар белән танышырга тиеш. Яңа «Авангард» үзәгендә курсантлар матди өлешне өйрәнәчәк, физик әзерлек белән шөгыльләнәчәк, хәрби хәрәкәтләрдә кирәкле башка күнекмәләр алачак, – дип билгеләп үтте ул. – Бу белем һәм күнекмәләрне киләчәктә хәрби җыеннарда гына куллануларга язсын. Ә бүген махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр Русиянең тыныч үсеше һәм чәчәк атуы өчен куелган бурычларны уңышлы хәл итә.
Дәүләт думасының Оборона комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия Герое Андрей Красов яшь буынны патриотик тәрбияләүнең мөһим ролен ассызыклады.
Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич беренче сменада курсантларга якты тәэсирләр, яңа файдалы белемнәр һәм күнекмәләр теләде.
Фото: Башкортстан Башлыгы