+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 июнь 2022, 07:15

ЦУР: Бакчачылык ширкәтләренә ярдәм күрсәтеләчәк

Ниһаять! Башкортстанның бакча ширкәтләренә беренче тапкыр дәүләт ярдәм итәчәк.

СНТ (бакча ширкәтләре) инфраструктур объектларын ремонтлау һәм төзү өчен республика бюджетыннан 100 миллион сум бүленгән. Моңарчы күрелгән хәл түгел. Тик бик кирәкле. Башкортстан ЦУРының мәгълүмат системаларына бу уңайдан мөрәҗәгатьләр аз түгел – 2018 елның октябреннән - 443.

Исегезгә төшерәбез: бу җәһәттән «SMART-садовод» Бөтенрусия форумы төп этәргеч булды, ул быел апрельдә Уфада уздырылды. Ул чакта Радий Хәбиров СНТга ярдәм итү мөмкинлеген карарга кушты. Һәм менә беренче адымнар. Башкортстан муниципалитетларында бакча ширкәтләре белән эшләү өчен ведомствоара комиссияләр төзелде. Алар СНТга республика субсидиясен алу өчен документлар рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

ЦУР: Бакчачылык ширкәтләренә ярдәм күрсәтеләчәк
ЦУР: Бакчачылык ширкәтләренә ярдәм күрсәтеләчәк
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас