+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 июнь 2022, 16:35

Яңавылда видеокамера вандалны ачыкларга ярдәм иткән

Республика белән идарә итү үзәгенең чиратагы посты төрле эмоцияләр уята. Ул хулиганлык, гаепне тану, гаделлек һәм Ватанга мәхәббәт турында да.

Яңавылда видеокамера вандалны ачыкларга ярдәм иткәнЯңавылда видеокамера вандалны ачыкларга ярдәм иткән
Яңавылда видеокамера вандалны ачыкларга ярдәм иткән

“Барысы да быел майда булган. Яшь кеше, мөгаен, яхшы эшләр белән дан яулап булмый, дигән карарга килгәндер. Тышкы камера Яңавылның чыршы мәйданында аякларында чак басып торган егетнең ни рәвешле кылануын төшереп алган. Ул, яшь агачны савытыннан алып, иптәшенең күз алдында сындыра. Тегесе дә дустыннан артык аерылмый. Иптәшен акылга утырырга чакыру урынына барысын да мобиль камерага төшерә: https://vk.com/wall514408081_2474

Чыршы мәйданын «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы буенча бер ел элек төзекләндергәннәр. Ул — Яңавылдагы «Башкортстанның төньяк капкалары» архитектура проектының бер өлеше. Төзекләндерү объекты яңа, кыйммәтле.

Без капчыкта ятмый. Яшь вандалның исеме һәм укыган урыны шактый тиз билгеле булды. Эшкә Яңавыл районы башлыгы кушылды. Социаль челтәрләрдәге битендә Илшат Вәзигатов яшь кешегә гафу үтенү таләбе белән мөрәҗәгать бастырды: https://vk.com/wall514408081_2573.

Моның белән тарих тәмамлана алыр иде. Әмма аның дәвамы бар. Ә менә нинди ул, үзегез хөкем итәсез.
Егет үз гаебен ачыктан-ачык таный һәм төзәтергә вәгъдә итә. Ул китерелгән зыянны каплаган һәм питомникта юкә сатып алган, аны сындырылган агач урынына утырткан. Җәза алдымы? Әйе. Ә район башлыгы шундый гадел булмаса? Илшат Вәзигатовның принципиальлеге хөрмәт уята.

Безнең пост нәрсә турында? Теләсә нинди хокук бозу өчен җәза бирелүе турында. Хәтта вак хулиганлык өчен дә. Һәм шул: заманча технологияләр белән җинаятьчене табу җиңелрәк булды.

Ә тагын бу пост — үз Ватаныңа мәхәббәт һәм башка кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт турында. Төзелгәнне вату җиңел, саклап калу авыррак. Ә моны бездән башка кем эшли? Беркем дә!”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас