+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 июнь 2022, 08:30

Күпбалалы ананы ярлыкадылар

Аның өч сабые бар, дүртенчесен көтә.

Уфада Башкортстан Башлыгы каршындагы Ярлыкау комиссиясе күпбалалы ананың үтенечен канәгатьләндерде. Ул автомобиль руле артында пенсионер ханымны бәрдергән өчен сигез айга иреген чикләүгә хөкем ителгән иде.

Сул полоса буйлап хәрәкәт иткәндә, көйләнми торган җәяүлеләр кичүен үкәндә, машина йөртүче автобус алдында аның уң ягында беркем дә юклыгына инанмаган. Автомобиль астына 80 яшьлек хатын-кыз эләккән.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң хөкем ителүче шунда ук гаебен таный. Ул, шулай ук, зыян күрүчегә даруга китерә һәм аңа акчалата ярдәм итә. Фаҗигадә гаепләнүче хатынның үсмер улы һәм кечкенә ике баласы бар. Хәзер ул дүртенче баласын көтә. Эшнең барлык хәл-шартларын карап, комиссия аның ярлыкау турындагы үтенечен канәгатьләндерде.

Фото: sinuslifting.ru 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас