Кырмыскалы районының Иске Акташ авылында гомер итүче һәм 40 елдан артык гомерен урындагы мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф ветераны Венера Әхмәт кызы – укытучылар династиясеннән. Үзе әйтүенчә, укытучылык һөнәренә юлны аның картәтисе Сәхиулла Батталов салган. Әйткәндәй, башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак, ул Миңнегали Шәйморатовны да укыткан.
Венера апаның әтисе Әхмәт Сәхиулла улы да укытучылык юлын сайлый – башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә. Бөек Ватан сугышы башлану белән ул фронтка китә. Кызганычка каршы, аннан инвалид булып кайта – снаряд шартлап, күзләренә зур зыян килә. Начар күрүенә карамастан, эшчәнлеген дәвам итә. Гаилә кора. Районыбызның төрле авылларында эшләргә туры килә аңа.
Венера Балта авылында туа. Тиздән биш балалы гаилә Иске Акташ авылына килеп төпләнә, чөнки әтисен бирегә башлангыч мәктәп мөдире итеп җибәрәләр. Ул вакытта Венерага 8 яшь була, шуңа бу вакытларны ул яхшы хәтерли. Әнисе дә укытучы булганлыктан, беренче белемне кыз аңарда ала. Соңыннан — Иске Шәрәй, Сахай мәктәпләре. Шул вакытларда ук әтисенә эшендә ярдәм итә кыз – укучыларның дәфтәрләрен тикшерә. Шуңа да мәктәпне тәмамлау белән, эш сорап, районның мәгариф бүлегенә юллана.
Кызганычка каршы, 1961 елда гаиләгә зур кайгы килә. Ул вакытта мәктәптә төзелеш эшләре җәелдерелгән була. Шуңа да Әхмәт Сәхиулла улына мәктәп эшләре буенча еш кына Сарт-Нәүруз авылында урнашкан авыл Советына велосипед белән йөрергә туры килә. Беркөнне инде кайтып җиттем дигәндә, күзе начар күрү сәбәпле, велосипеды белән егыла, авыр җәрәхәт ала. Шулай, бер тәүлек дигәндә якты дөньядан китеп бара. Венера Әхмәт кызына әтисе укыткан сыйныфны ышанып тапшыралар. Соңыннан, 1962 елда, Иске Шәрәй мәктәбе директоры Әнвәр Диваев өметле белгечкә урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуны тәкъдим итә. Биредә ул ике ел эшли, ә үзе-нең авылында эш барлыкка килгәч, шунда күчәргә карар итә һәм барлык гомерен авылдашларының балаларын укытуга һәм тәрбияләүгә багышлый.
Иске Акташ аның өчен бик якын була. Башка җиргә китү турында уйламый да кыз. Өстәвенә, очрашып йөргән егете дә бар. Авылда тәүге киномеханик, Олыкүл егете Расих Сәйфуллин белән гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре булып, Фәүзия, Марс, Марат, Эльвина исемле балалары дөньяга килә. Кызганычка каршы, гаилә бәхете гомерле булмый – Венера Әхмәт кызы бик иртә тол кала, дүрт баланы ялгызы җил-яңгыр тидермичә, лаеклы тәрбияләп үстерә ул. Бүген аларның тормышларына, ун оныгы һәм ике турунының уңышларына сөенеп гомер итә.
Эшләгән елларын да бик еш искә ала мәгариф ветераны. Ни генә дисәң дә, дүрт дистә елдан артык эшчәнлек чорында, (хаклы ялга чыккач та 5 ел эшләргә туры килә) күпме баланы укырга һәм язарга гына өйрәтеп калмаган, яхшы тәрбия белән олы тормышка юллама да биргән бит ул. Бүген алар беренче укытучыларын рәхмәт сүзләре белән генә телгә ала. Әнә шул бәхет түгелмени?!
Укытучылар династиясеннән булуы турында да Венера Батталова зур горурлык хисе белән сөйли. Картәтисе, әтисе, бабаларының тормыш һәм хезмәт юлына да байкау ясап чыкты. Нәсел эшен яшь буын арасында да дәвам итүчеләр барлыгына да ихлас сөенә ул.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.