

Хөрмәтле “Кызыл таң”га бу мәкаләмне тәкъдим итүемнең сәбәбе — футболдагы кебек кайбер тискәре күренешләрнең безнең җәмгыятьтә әледән-әле кабатланып торуында.
Бу абруйлы гәзитне мин ни өчен яратып укыйм? Чөнки монда күптөрле темалар башка басмалардагы сыман өстән-өстән генә яктыртылмый. Бу — гәзиткә ярамсыклану түгел, ә дөресе шулай. Мондый эшегез өчен ихлас рәхмәт сезгә. Шушы юнәлештән киләчәктә дә тайпылмагыз, кыю рухи корабыгызның сулары саф һәм тирән булсын!
Хәзер төп сүзгә күчәм. Быел 3 апрельдә футбол буенча дөнья чемпионатында Мәскәүнең ЦСКА белән Екатеринбургның “Урал” командалары очрашты. Уен бик мавыктыргыч барды. Югыйсә, җиңел-җилпе уеннарны күреп, кәеф кырылган чаклар була. Бу юлы “Урал” үзенең осталыгын тулысынча күрсәтте. Берзаман 2:1 исәбе белән алга да чыкты.
Әмма көндәшләренең бер уенчысын штраф мәйданчыгында екканнан соң пенальтидән үз капкаларына гол керүенә юл куйды. Исәп 2:2 булды. Уен киеренкелекнең иң югары ноктасына – апогейга җитте. Матч тәмамланырга берничә минут калганда ЦСКА футболчысы “Урал” футболчысын арттан аягы белән чалып, тупны үз уенчысына бирергә, ягъни тибәргә мөмкинлекне чикләде. Бу хәл, баштагы эпизодтагы кебек, штраф мәйданчыгы эчендә булды.
Уен вакытлыча туктатылды. Ниһаять, Вар системасыннан (видеокамералардан теге яки бу бәхәсле хәлләрне тикшерүче хөкемдар) наушник аша мәгълүмат җибәрделәр, күрәсең. Һөҗүм итүчегә арттан көндәшенең кагылуы булса – бу йөз процентлы пенальти. Кагылуның (спорт телендә – контакт) кискен яисә уртачалыгына карап, кагыйдә бозучыга сары яисә кызыл карточка да күрсәтелә. Кызыл карточка – уеннан читләштерелү ул.
Бәй, бу ни хәл? Матчны үз кулында тотучы баш хөкемдар ни өчендер видеоязманы үзе барып карады да, пенальти юк, дигән карар чыгарды. “Иске авыздан яңа сүз”, диләрме әле? “Кемнең авызында сыбызгы – шуның сүзе хак”, – диясе генә кала, халык мәкален бераз үзгәртеп.
Яшәештә мондый хәлләрне еш очратырга туры килә. “Ач күзеңне, дөнья бу”, – дип әйткән бит шагыйрь дә.
Мәктәп еллары хәтергә төшә. Район укучыларының спорт ярышларында авыллардан килгән командаларны район үзәге спорт судьяларының, төрле хәйләләргә барып, дөрес бәяләмәгән чаклары да була иде. Ә бит гадел булмаган бәя көчле спортчыны да аяктан ега ала.
Әле язып үтелгәннәр дуңгыз абзарыннан килгән шакшы исләрне хәтерләтә. Кызганыч ки, алар бүген дә очрап тора.
Авылдашым Риф Мөбәрәк улы республикада киң билгеле зыялы Сабировлар нәселеннән. Туганнары – Дүртөйледә озак еллар кешеләр сәламәтлеге сагында торган абруйлы табибә Рита Дәүли кызы (ире Фәнил абый Әхмәтов та фидакарь табиб), юридик фәннәр кандидаты, доцент, “Кызыл таң”ның актив авторы булган Рәфкать Дәүли улы. Бик күпләр бу исемнәрне хөрмәт белән телгә алалар. Журналист, шагыйрә Фәндидә Харрасова бу доцентта укыган, аның принципиальлеге турында гәзиттә кызыклы, фәһемле итеп язып та чыккан иде. Рәфкать абый Борай районының Әҗәк авылы зиратында җирләнгән. Рита апа, шөкер, исән-сау. Авылдашымның гаиләсенә иминлекләр генә телим.
Алдарак телгә алынган Риф абыйның әтисе Мөбәрәк бабайны яхшы хәтерлим. Ул 1910 елгы иде, артиллерист булып кыю сугышкан, контузия алган, күкрәгенә орден-медальләр тагып кайткан. Бертуган абыйсы Дәүли белән пәһлевандай булып үскәннәр. Борай, Мишкә сабантуйларында беркемгә дә бил бирмәгәннәр. Аң-белем дә, көч-куәт тә кан белән бирелә бит ул! Сабировларның тагын бер, ялгышмасам, Гыйлемхан исемле бугай, энесе Бөре якларындагы сабантуйларда җиңүче булган. Мәрхүмнәрнең әрвахлары шат була күрсен инде!
Риф Сабиров та сабантуйлар батыры булды. Тәкә алгач, кайбер сараннар кебек, аны абзарына бикләп куймый иде.
Сез җырчы Марат Шәйбәков башкаруында “Әҗәккәем, боекма!” дигән җырын ишеткәнегез бармы? Риф абый әнә шул җырга кергән гаҗәеп Әҗәк елгасы буйларында ит кыздырып, авылдашларын сыйлый иде. Сабантуйда аның өчен җан аткан Валерий һәм Радик Бәхтегәрәевлар (икесе дә мәрхүм инде), Фирдәт Гайнетдинов, Ринат Баһаветдинов, Рәмис Заһиров бүгенгедәй хәтеремдә. Хәзер бакыйлыкка күчкән Фәнзил учак янында таңга кадәр өздереп гармунда уйный, җырлый иде, без дә аңа рәхәтләнеп кушыла идек. Без шулай күңелле яшәдек, авылда хәзер алай түгел.
Риф Сабиров бераз тәҗрибә туплагач, район сабантуйларында да катнаша башлады. Берзаман финалда милли көрәш буенча спорт мастеры белән төп приз өчен көрәштеләр. Хәтсез кыештылар. Кизгән авылы егете очколар исәбе буенча гына җиңүгә иреште. Иң кызыгы (кызганычымы икән?) шунда ки, финалга чыкканчы ук инде авылдашымның хәле шактый беткән иде.
Аның хәле бетүен мин шуңардан да күрәм: үзе белән көрәшүчене ул җирдән суырып алып, аркасына зыңгылдатып китереп төшерә. Әмма судья, чиста ташламады дип, көрәшне дәвам итәргә куша. Бу күренешнең шаһиты булган мин – үсмер егет – еллар үткәч бу хакта язармын дип башыма да китерми идем. Бәлки, күңелемдәге ризасызлык хисе мине дә тора-бара көрәш мәйданына этәргәндер.
Риф Сабировның көндәшенең хәле күпкә әйбәтрәк. Ул бер ташлау белән судья йөгереп килеп, тиз генә тегенең кулын күтәрде. Кемгә сөенеч, кемгә көенеч. Көрәштә акны карадан аеручыларда бу хәл нәфрәт тудырды. Күпсанлы җанатарлар, бу объективсызлыкка канәгатьсезлек белдереп, шаулашалар, сызгыралар. Тик хәл уңай якка үзгәрми.
Мин рәсми җиңүченең көчен, осталыгын инкарь итәргә җыенмыйм. Республикада милли көрәш үсешенә ул биниһая өлеш кертте. Шартлар икесенә дә бертигез булса, кем белә, бәлки, уңыш Риф Мөбәрәк улына елмайган булыр иде, дип әйтәсем генә килә.
Бу көннәрдә республикада Сабантуйлар үтәчәк. Татарны, башкортны этнос буларак дөньяга таныткан олуг бәйрәмебездә мондый күренешләр булмасын иде.
Югарыда санап үтелгән шушы өч факт арасында нинди уртаклык бар соң? Турыдан-туры булмаса да, үзара бәйле алар. Аларның бер яссылыкта ятуы бәхәссез.
1986 елда Борай район Сабантуенда Риф Сабиров Яңавылдан килгән батырны чирәмгә ныклап “батырып”, чемпион исеменә һәм тәкәгә лаек булган. Бу вакытта мин Төньяк Уралда Туган ил алдындагы изге бурычны үти идем.
Әнкәй хат белән бергә “Алга” гәзитенең Сабантуйдан репортаж басылган санын да салып җибәргән иде. Мин аны укып чыккач, ике кулымны күтәреп: “Ура! дип кычкырып җибәрдем. Хезмәттәшләрем аптырап калдылар.
Хәлне сөйләп биргәч, аңладылар. Ул еллар тарихта, сагынып искә алырга гына калды инде.
Югарыдагы өч факт – кемнәрнеңдер намусларын сатуының кире каккысыз дәлиле.
Минем бер танышым бар. Югары уку йортлары да тәмамламаган. Мәкаләләрне генә түгел, шигырьләрне дә коеп кына куя. Иҗаты күпкырлы. Уфада да, Казанда да танылган җырчылар аның сүзләренә язылган җырларны авторның исемен әйтмичә генә башкаралар. Рәхмәт тә әйтмиләр хәтта.
Бу талантлы шәхескә көз айларында 55 яшь тула. Башкортстан Язучылар берлегендә дә, ни өчендер, һаман аңа урын юк. Китап турында сөйләп торасы да түгел. Бу танышымның исем-фамилиясен махсус рәвештә атамадым.
Татар, башкортта гына түгел, урыс әдәбиятында да моңа кадәр булмаган күбәләк һәм таракан мәсәлен иҗат иткән каләм әһеленә йөз белән борылырга күптән вакыт! Теге дөньяда берлеккә алмыйлар икән язучыларны.
Русия чемпионатында ЦСКА белән “Урал” командалары уены кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Эндәшми калырга йөрәгем кушмады.
Бу язманың гыйззәтле “Кызыл таң” гәзитендә тулысынча дөнья күрүенә өметләнәм.
Кырымбай Гаделов.
Борай районы,
Әҗәк авылы.