+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
2 июнь 2022, 09:45
Легандар атка һәйкәл куелачак
Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.
Легандар атка һәйкәл куелачак
"Быел республика ППМИ буенча шәһәрләрдә һәм авылларда 507 урындагы башлангычны хуплаячак. Проектларның гомум бәясе - 576,8 млн. сум, шуның 400 млн. сумын төбәк бюджетыннан бүләбез.
Исегезгә төшерәбез, Урындагы башлангычларга ярдәм программасы бездә инде берничә ел уңышлы эшләп килә. Аның асылы шунда, халык үзе дә торак пунктларны төзекләндерергә, сатып алырга теләгән тәкъдимнәре белән чыга. Сметалар һәм проектлар белән муниципалитет ярдәм итә. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан акча бүленә. Мәҗбүри шарт - финанслауга кушылу. Субсидия суммасының 5тән алып 15 процентына кадәр муниципаль бюджет бүлергә, кимендә 3 процентын халык үзе җыярга тиеш.
Проектлар төрле. ППМИ буенча, мәсәлән, урамнар асфальтлана, балалар мәйданчыклары куела, спортзаллар һәм авыл клублары ремонтлана, авыл советы ихтыяҗлары өчен техника сатып алына.
Ә тагын уникаль проектлар бар. Мәсәлән, Миякә районының Илчегул авылында яшәүчеләрнең быел күптәнге хыялы тормышка ашты. Биредә Керчь кушаматлы легендар атка һәйкәл куелачак. Бу - Башкавдивизиянең Берлинга кадәр барып җиткән һәм маршал Буденный боерыгы буенча республикага кире кайтарылган бердәнбер аты. Гаҗәеп тарих, кешеләрнең игелекле башлангычы. Куелгач та мотлак барып караячакмын".
Урындагы башлангычларга ярдәм программасы турында тулырак мәгълүмат.
https://ppmi.bashkortostan.ru/
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"