+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Җәмгыять
2 июнь 2022, 09:45
Русиядә Экологик башлангычларны яклау һәм үстерү фонды булдырылды
Экология өлкәсендә закон чыгару башлангычларын әзерләү, шулай ук үзара хезмәттәшлек системасын төзү, иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү һәм экологик агарту белән Русиядә «Компас» - экологик башлангычларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фонды шөгыльләнәчәк.
Русиядә Экологик башлангычларны яклау һәм үстерү фонды булдырылды
Бу хакта 30 майда Дәүләт думасының Экология, табигый ресурслар һәм тирә-як мохитне саклау комитеты башлыгы Дмитрий Кобылкинның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Компас» фонды илебездә булган экология өлкәсендәге барлык проектларны берләштерү үзәге булачак, алар белән безнең илдә табигатькә битараф булмаган кешеләр, иҗтимагый һәм коммерция оешмалары шөгыльләнә.
- “Компас” - Русиянең халык башлангычлары белән закон арасында бәйләүче буын булачак беренче экологик фонды, бу безнең ил экологиясендә уңай үзгәрешләргә ирешергә ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады Дмитрий Кобылкин.
“Компас” экологик гаиләсенең бер өлеше булу җиңел: моның өчен рәсми сайтта
https://eco-compass.ru/
теркәлергә һәм анда шәхси кабинет булдырырга кирәк.
Фото: eco-compass.ru
Автор:
Фануз Хабибуллин
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"