+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 Июня 2022, 06:00

Уфаның 400 еллыгы ничек үткән?

2024 елда Уфа шәһәре үзенең 450 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. 1974 елның ноябрендә башкалабыз Уфаның 400 еллык күркәм юбилее ничек узган, “Кызыл таң” гәзите бу хакта нәрсәләр язганын беләсегез киләме?

Уфаның 400 еллыгы ничек үткән?Уфаның 400 еллыгы ничек үткән?
Уфаның 400 еллыгы ничек үткән?
Шушы көннәрдә Уфадагы Дәүләт китап палатасында (республика Матбугат арихивы) “Кызыл таң” төпләмәләре белән таныштым. Гәзитебездә 1974 ел башыннан Уфаның 400 еллыгына әзерлек турында махсус рубрика булдырылып, журналистлар, галимнәр, белгечләр һәм җитәкчеләрнең мәкаләләре даими басылган.

28 ноябрьдә “Кызыл таң” Уфаның 400 еллык юбилее уңаеннан махсус сан чыгара. Гәзит Уфадагы Владимир Ленин һәйкәленең зур фотосурәте һәм Абдулхак Игебаевның “Ильич йөргән эзләр саклана” дигән шигыре белән ачыла. Уртада кызыл хәрефләр белән язылган “Уфага – 400 ел” лозунгы, аның астында “Уфа шәһәрен Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләү турында” СССР Югары Советы Президиумының 1974 елның 27 ноябрендәгә указы урнаштырылган.

“Кызыл таң”ның 29 ноябрь санында Уфаның 400 еллык юбилее уңаеннан Владимир Ильич Ленин һәйкәленә чәчәкләр салу турында хәбәр һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында үткән тантанадан күләмле язма басылган.

Уфаның 400 еллык юбилее ничек узуы турында тулырак “Кызыл таң”ның алдагы саннарының берсендә укырсыз.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас