+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июнь 2022, 14:10

Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен!

Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе җитәкчесе Владимир Севастьянов сабантуйлар алдыннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен!Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен!
Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен!

"Хөрмәтле республика халкы һәм кунаклары, ял көннәрендә күп кенә шәһәр һәм районнарда «Сабантуй» бәйрәмнәре узачак.

Халык күңел ачулары алдыннан һәм вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатларында Дәүләт автоинспекциясе экипажлары эше көчәйтеләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча профилактик чаралар планлаштырылган. Транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итү белән бәйле закон бозуларга аерым игътибар биреләчәк.

Машина йөртүчеләргә исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүдән баш тарту таләбе белән мөрәҗәгать итәм.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген онытмаска чакырам.

Ял көннәрен гаилә һәм дуслар белән бергә барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәлеп, яхшы итеп үткәрүегезне телим".

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас